Магнитогорскида яшәүче Вероника Никитина шәһәркүләм конкурста призлы урын алды
Магнитогорскида «Семейная реликвия» конкурсы уздырылган.
Вероника Никитина шәһәркүләм конкурсның «Гаилә һәм ыру реликвиясе» («Семейная и родовая реликвия») номинациясендә 2нче призлы урынны яулаган.
Ул әлеге конкурста гаиләләрендә кадерле мирас буларак саклана торган керәшен бистәрләрен, әбисенең фотосурәтен һәм, шулай ук, Ивановлар ыруында буыннан-буынга тапшырыла торган тәре турында сөйләгән.
Билгеле булганча, Верониканың әнисе Елена яклап аларның нәселләре хәзерге Чистай районының Бахта авылына барып тоташа. Репрессия заманында бу авылның хәлле кешеләреннән булган Ивановларны чит җиләргә сөргән булганнар. Әмма булдыклы, тырыш Ивановлар нәселе ерак Магнитогорск якларында да югалып калмаган, тормышта үз юлларын тапканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев