Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кызыл Тау авылыннан Раиса Герасимова шигырьләре

Кукмара районының Кызыл Тау авылында яшәүче Раиса Герасимованың шигырьләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Бәхетлеләр шигырь язмый диләр...

Бәхетлеләр шигырь язмый диләр,
Мин килешмим, нигә язмасын...
Соңлап кына башлаган шул эшем,
Ярты юлда өзелеп калмасын.

Кинәт кенә яза башладым мин,
Илле биш яшем тулгач,
Күңелемдә шигъри юллар аша,
Әйтер сүзләрем булгач.

Эч пошса да, шатлансам да,
Шигырь юлына салам,
Бу тормышта чиксез бәхетле мин,
Шигырь язуым белән

Әллә нәрсә байлыгым юк минем,
Гади генә итеп киенәм,
Шигырь сөйләп алган дипломнар бар,
Мин шуларга карап сөенәм.

Шигырь язып мин сәхнәгә мендем,
Шушы менә бәхет түгелме,
Бик зур бәхет, чыгып сөйли алу,
Үзең иҗат иткән шигырьне

Газетада шигырьләрем чыккач,
Бик тә канәгать калдым,
Марафоннарда катнашып,
Җанга рәхәтлек алдым.

Өч ел рәттән инде менә,
Лауреат исеме алдым,
Быел менә, шөкер Ходаема,
Рәхмәт хаты да алдым.

Бик зур бәхет булды кулга алу,
Беренче китабымны,
Бер башлаган шушы эшем,
Дәвамлы булсын иде.

Бәхет бит ул, бик күп төрле була,
Язып тормыйм монда калганын
Бу тормышта, иң зур бәхетем – 
Гаиләм, оныклар, балаларым.

 

Кукмара- гөлләр иле.

Гел үзенә чакырып тора.
Районыбыз Кукмара,
Шунда барып, йөреп кайтсам,
Күңелләрем шатлана.


Җәй җитүгә урамнары,
Гөлбакчага әйләнә,
Һаман үсә, матурлана,
Районыбыз Кукмара!


Ял итәр өчен дә халык,
Кая барыйм дип тормый,
Тау чаңгысы комплексында,
Кыш буе ярыш тынмый.


Гүзәллеккә исең китәр,
Яр буе ял паркында,
Концерт-театрлар гөрли,
Мәдәният йортында.


Төзелеш, үсеш ягыннан,
Һич тә тиңнәр юк аңа,
Иң затлы һәм матур йортлар,
Төзелә Кукмарада.


Тырыш-уңган халык яши,
Электән Кукмарада.
Табалары, итекләре белән,
Дан казанды Кукмара.


Ризык тәмле булып пешә,
Кукмара табасында,
Күңелләргә сихәт өсти,
Сулаган һавасы да.


Бөтен дөньяга танылды,
Кукмара казаны да,
Чисталык ягыннан да ул,
Уздыра Казанны да.


Кукмараның итекләре,
Каймалы да чигүле,
Аякларны гына түгел,
Җылыта ул күңелне.


Районыбыз шәһәр булды,
Һаман үсә, нурлана,
Кайсы яктан карасаң да,
Һич тә тиңнәр юк аңа.


Кичен чыксаң, кичке утлар ,
Иркәләрләр күзеңне,
Оҗмаһ бакчасында кебек,
Хис итәрсең үзеңне.


Ярсып чапкан поездларны,
Каршы ала Кукмара,
Колач җәеп каршы ала,
Кул болгап озатып кала.


Кукмараның урамнары,
Чәчәк кенә, гөл генә,
Шундый төбәктә яшәүнең,
Кадерләрен бел генә.


Мәңге яшә, мәңге балкы,
Әй, Кукмара каласы,
Шушы матур шәһәргө гел
Килеп тора барасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев