Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кырбаштан Елена Филиппова Рәхмәт хатына лаек булды

Саба районының Кырбаш авылында яшәүче карендәшебез Елена Филипповага Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Эшчәнлегегез дәверендә сез, дәүләт һәм җәмгыять өчен бик кирәкле булган социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә белемле һәм җаваплы белгеч булуыгызны расладыгыз. Чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек һәм иминлек телим!», –  диелгән Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова имзасы куелган хатта.

Елена Филиппова инде алты елдан артык Саба районының Югары Утар балалар йортында эшли. Үзе Кырбаш авылында яши. Аның турында җитәкчеләре һәм хезмәттәшләре игелекле һәм ярдәмчел кеше диләр.

Бу югары бәя Елена Маратовнаның һөнәри эшчәнлеген генә түгел, ә аның кешелек сыйфатларын да күрсәтә. Балалар йортында эшләү – зур җаваплылык һәм күп көч таләп итә торган хезмәт. Елена Филиппованың балаларга булган игътибары, һәрберсенең язмышы өчен тирән борчылуы, аның эчкерсезлеге һәм кешелеклелеге турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев