Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кристина Грибакова «Мисс Туризм Россия 2026» титулын яулады

19-25 июльдә Чувашия Республикасында Россиякүләм «Мисс Туризм» матурлык һәм талант конкурсы булды.

Конкурсның финалында Россиянең төрле почмакларыннан, 16 яшьтән 25 яшькә кадәрле 30 кыз катнашкан. Алар арасында Татарстан данын яклаучы, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты, Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре - 2025»тә II урынны алган Кристина Грибакова да бар иде.

Конкурс берничә этаптан торган: дефиле, үз регионың белән таныштыру, иҗади чыгыш, жюри белән интервью. Катнашучлылар үз республикаларының туристлык ягына да басым ясап, аның матур һәм истәлекле урыннары, культурасы белән таныштырган.

Кристина Грибакова республиканың этномәдәни байлыгына басым ясаган. Татарстан турында сөйләгәндә традицион бәйрәмнәре, шул исәптән, Питрау турында да сөйләгән, керәшен һәм татар культурасынының элементларын күрсәткән. Иҗади чыгышы «Татарстанның мәдәни маршрутлары буенча сәяхәтләр» темасына корылган булган. Ул анда керәшен бию башкарган. Барлык этапларны да уңышлы узып, Кристина җиңүче титулын яулаган.

Матурлык конкурсында Кристинаның бу беренче генә җиңүе түгел. XXVIII «Мисс Татарстан-2026» матурлык конкурсында Кристина «II Вице-Мисс 2026» титулына ия булган иде. Анда да ул керәшен культурасын күрсәткән иде.

«Мисс Татарстан» конкурсында катнашу яхшы нигез бирде – конкурс структурасын аңлау һәм сәхнәдә үз-үзеңне тоту осталыгын. Сәхнәгә чыгарга берничә секунд калганда гына дулкынлану булды. Аннары инде мин бары тик мизгелнең тәмен тоеп, бар көчемне биреп чыгыш ясадым. Бөтенроссия күләмендә республикабызны данын яклау – зур җаваплылык. Җиңүгә 100% ышаныч бар иде дип әйтә алмыйм. Сәхнәдә минем белән беррәттән Россиянең төрле төбәкләреннән килгән бик көчле кызлар чыгыш ясады. Бүләкләү тантанасында мине игълан иткәч, зур дулкынлану, сүзләр белән аңлата алмаслык хисләр, бәхет тойдым. Җиңүче титулын Татарстаныма алып кайта алуыма чиксез горурландым», – дип сөйләде Кристина Грибакова.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев