Кристина Грибакова «II Вице-Мисс 2026» титулын яулады
XXVIII «Мисс Татарстан-2026» матурлык конкурсында 30 финалист арасында «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты Кристина Грибакова да бар иде. Узган ел ул республикакүләм Питраудагы «Кряшен чибяре» конкурсында Мамадыш муниципаль районы буенча II урынны алган иде.
«Мисс Татарстан-2026» — иң дәрәҗәле конкурсларның берсе. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 14 яшьтән алып 23 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. Конкурс берничә этапта уза. Декабрь аендагы беренче этапта, берсеннән-берсе чибәррәк 60 кызны сайлап алалар. Икенче этаптан соң, 30 кыз финалга уза. Конкурсның, шулай ук, «Бьюти раунд» этабы да бар. Казанның Мираж отелендә узган ул этапта кызлар үз талантларын күрсәттеләр. Чыгышлардан соң, «Мисс Талант», «Мисс Бикини» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
Катнашучылар арасында инде икенче ел рәттән «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты, «Айбагыр» этносменасында ял иткән Казан кызы Кристина Грибакова да бар.
Кристинага — 16 яшь, «Адымнар» мәктәбенең 11нче классында «5»легә генә укый. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, чит телләр өйрәнә, керәшен бәйрәмнәрендә дә актив катнаша.
«Бьюти раунд» этабында Кристина икенче ел рәттән керәшен биюе башкара. Финал сәхнәсендә чыгыш ясаганда да Кристина керәшенлеккә басым ясады.
«Этник юнәлештә эшләү тормышымда аерым урын алып тора. Быел җәй Питрау бәйрәмендә, Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре» конурсында халкымның культурасын тәкъдим иттем», — дип сөйләде ул конкурсның Г. Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә барган финал өлешендә.
Финал быел көнчыгыш стилендә булып, ул кызларның киемнәрендә дә, сәхнә бизәлешендә дә күренде. Кызлар дефиле ясап, үзләре белән таныштыргач, жюри членнары 10 супер финалистны сайлап алды. Әлеге 10лыкка безнең Кристина да керде. Янымда утырган әти-әнисенең никадәр шатланганы язып тормасам да аңлашылыр.

Интеллектуаль турда да Кристина югалып калмады. Бирелгән сорауга матур, тулы итеп җавап кайтарды.
Соңгы өлештә 30 финалист берьюлы сәхнәгә чыкты. Аларга конкурсның партнерлары әзерләгән махсус бүләкләр тапшырылды. Кристина шундый 3 бүләккә ия булды. Конкурста Кристина барлык этапларны да уңышлы узып, иң көчле конкурсанткалар рәтенә керде. Ул — «II Вице-Мисс 2026» титулына ия булды («Мисс Татарстан-2026» титулына Түбән Кама кызы Амира Шәрипова лаек дип табылды).
Фото: Алина Кондратьва
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев