Хәбәрләр

Комаровкада туристлар керәшеннәрнең үзенчәлекле мирасы, туй йолалары белән танышканнар

Красноярск краеның Казачинско-Пировское округындагы Комаровка авылында турист булып килгән кунаклар гади генә сәяхәттә түгел, ә традицион керәшен туенда булганнар.

Туристларны борынгы бабаларыбыз кадерле кунакларны каршы алган кебек, ипи-тоз белән сәламләгәннәр. Аннары һәр нәрсә авыл кагыйдәләре буенча дәвам иткән: гармун тавышы, җырулар һәм мул табынлы туй өстәле. Табында керәшен ризыклары: тәбикмәк, бөккән, күзикмәк, балан пируклары һәм, әлбәттә, чәй куелган. Хуҗалар кунакларга һәр ризыкның рецептларын әйткәннәр.

Җырлыйбыз да, биибез дә
Кияү белән кәләшне озатып, урам әйләнгәннәр

«Күңел ачтык: милли уеннар уйнадык, җырладык, элгәреге йолаларны күрсәттек. Аннары барыбыз бергәләшеп, кияү белән киленне керәшен йортына озаттык. Гармунчы белән авыл буйлап керәшен, рус җырларын җырлап йөрү — безнең әби-бабаларыбызга таныш булган аерым тарих. Керәшен йортында (этноизба) кунакларны җирле традицияләрне саклау буенча зур эш башкаручы Лидия Тараканова каршы алды. Ул элгәре ничек яшәгәннәр, йорт ничек җайлашкан, кайда йоклаганнар, нинди савыт-сабадан ашаганнар һәм гаиләдә нинди гадәтләрне саклаганнар, барысын да күрсәтте, аңлатты. Чын авыл пичендә туристлар тәбикмәкләр пешерделәр һәм аларны кайнар килеш ашап карадылар. Осталык классында кунаклар җирле үсемлекләрдән җыелган коры чәчәкләр белән картиналар ясадылар — истәлек өчен үз куллары белән эшләнгән бүләк булды ул. Теләгәннәр өчен авыл экстримы да табылды: бу – атта йөрү. Кул эшләре һәм өй ризыклары белән остаханә базары да эшләде», — дип хәбәр иттеләр Комаровкадан.

Тәмле табикмәкләре
Тәмле тәбикмәкләре

Лидия Тараканова фотолары.


Нет комментариев