Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшенчә винегретта нинди көтелмәгән дуэтлар булачак?

20 октябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә «Керәшенчә винегрет» концерты узачак.

Октябрь ае керәшеннәр дөньясында мәдәни чараларга бай. Шуларның чираттагысы – «Керәшенчә винегрет» поекты.

«Керәшенчә винегрет» концерты инде 3 тапкыр оештырылды:  2016 елда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды, 2018 елда проекты хәйрия акциясе буларак узды, ә 2019 елда керәшеннәр белән мишәрләр чыгыш ясаган иде.

Быел тамаша 20 октябрьда узачак. «Концертта көтелмәгән дуэтларның чыгышлары көтелә» дип вәгъдә итә оештыручылар. Артистлар да күп булачак: Винера Ганиева, Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Виталий Агапов,  Валерий Шрыков, Римма Никитина, Владислав Архереев, Владислав Агапов, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Нардуган» керәшен фольклор ансамбле, «Керәшеннәр» КВН командасы һәм башкалар.

Концертны Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов һәм Евгений Максимов алып барачак. Керәшен элементларыннан торган кименән килүчеләргә, бүләкләр дә әзерләп куйганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев