Керәшен Сәрдесендәге Изге Николай Чудотворец чиркәвенә 20 ел булды
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдесендәге Изге Николай Чудотворец чиркәвенә 20 ел булды

20 июнь көнне Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылындагы Изге Николай Чудотворец чиркәвенең 20 еллыгын билгеләп үттеләр.

Бәйрәм келәвен үткәрү өчен Казан шәһәренең Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексий Колчерин, Балтач районы благочинные протоиерей Сергий Нечипоренко, Кукмара районының Село-Чура авылындагы Троицк чиркәве настоятеле иерей Рафаил Федоров, Яр Чаллы епархиясе клириклары иерей Николай Храмов һәм иерей Михаил Миронов, Чистай епархиясе клириклары иерей Артемий Ямашев һәм иерей Валерий Кузьмин килделәр.

Бәйрәм келәвен Питрәч чиркәү округы благочинные иерей Ярослав Петрущенков җитәкләде.

Җирле халык белән беррәттән, республикабыз районнарыннан да керәшеннәр җыелды. Бәйрәм чаралары уртак табында дәвам итте. Кунаклар алдында җирле "Чулпы" фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Революциягә кадәр бу авылның үз чиркәве булмаган, авыл халкы Урта Сәрдә (Русская Серда) приходына караган. Хәзерге чиркәү 2005 елда бу авылдан чыккан Николай Мухин акчасына төзелгән. Беренче келәү 2006 елның 25 июнендә иерей Димитрий Сизов тарафыннан үткәрелгән.

 

Фотолар А. Маннаповтан.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    БИК матур керендешлэр