Керәшен Сәрдәсенең «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле «Мудрая река» фестиваль-конкурсында катнашты
27 сентябрьдә Казанның Нагорный бистәсе мәдәният йортында Идел буе халыклары иҗатына багышлап, республикакүләм «Мудрая река» фестиваль-конкурсы узды.
Анда 55+ яшьтәге халык иҗаты коллективлары, сәләтле башкаручылар чыгыш ясады.
«Таткультресурсцентр» хезмәткәрләре дә фестивальдә катнашты. Алар жюри сыйфатында чакырылганнар.
Бу фестиваль икенче тапкыр үткәрелә, һәм аның географиясе киңәя бара. Быел бәйрәмгә Киров өлкәсеннән дә катнашучылар килгән.
Концерт программасында 63 номер булды, алар арасында иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар бар иде. Катнашучылар үз талантларын вокал;хореография; йола-традиция; бизәү-гамәли сәнгать; «Буыннан-буынга» (гаилә иҗаты номеры); «Уңган куллардан»; «Җиңү безнеке булыр» дигән номинацияләрдә күрсәттеләр.
Конкурслы концерт программасыннан тыш, фестивальдә халык кәсепләре ярминкәсе, бизәү-гамәли сәнгать күргәзмәсе, халык уеннары, осталык дәресләре дә булды.
Әлеге фестивальдә Керәшен Сәрдәсенең "Чулпы" керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты һәм Дипломга лаек булды.
Фото: Кряш-Сердинский СДК
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев