Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә Якутия кунаклары булды

Якутиянең «Улус. Медиа» басмасы журналистлары Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә булып, халкыбызның культурасы һәм традицияләре белән таныштылар.

Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ольга Семёнова өлкәннәрнең «Чулпы»фольклор ансамбле, яшьләрнең «Сәяр» төркеме һәм укучы балаларның «Елмай» коллективы эшчәнлеге турында сөйләде. Якутия кунакларын халкыбызның милли киеме, бизәнү әйберләре, аеруча тамакса кызыксындырды. 

«Тамакса турында китапханәче Лидия Яковлева сөйләгәнне тыңлагач, «Улус-медиа» хезмәткәре Зинаида Григорьева керәшен һәм якут милли киемнәрендә охшашлык барлыгын искәртте. «Киемнәр бераз охшаш, бизәкләре генә төрле. Кызларның да тамаксага охшаган бизәнү әйбере бар, әмма ул — чын көмештән. Минем үзем өчен яңа бер халыкны ачтым», — дип хис-кичерешләрен белдерде Якутия журналисты. 

Журналистлар Керәшен Сәрдәсендә һәм башка авылларда төшерелгән фотоларны, видеоларны июнь аенда Якутиядә уздырылачак Федераль Сабантуйда күрсәтергә җыеналар.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев