Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен Казысында Валя түти чишмәләр чистартуда да башлап йөри

Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылы халкы һәрнәрсәгә игьтибарлы.

Быел анда чишмә яннарын чистартуга, югалган, чүп белән капланган чишмәләрне җанландырып җибәрүгә күп көч куелды. Бу эштә авыл кешеләренең барысы да диярлек, ярдәм итте. Ә менә Валя Касимова турында авылдашлары Нина Егорова аерып алып сөйләде:

"Валя түти Керәшен Каззысында туып-үскән, шунда ук тормышка чыгып, гомере буе авылым дип, җан атып яши. Ире алдынгы механизатор иде. Биш бала тәрбияләп үстерделәр. Күптән түгел, авылда чишмәләр чистарту булды. Авылдашлар бергә җыелып, сөйләшеп, кем күпме булдыра алган кадәр ярдәм итеп, чишмә юлларын ачтылар, аның тирәсен матурладылар.
Валя түти алдан ук бик борчылып, көненә әллә ничә тапкыр чишмәләрне карап, күзәтеп йөрде. Су акмаган, ябылган чишмәләрне күреп, күңелсезләнде. Симка чишмәсендә эшне тәмамлап, челтерәп суы ага башлагач, ул дәртләнеп китте. «Чынлап та, чишмәләр җанлы диярсең. Симка чишмәсенә беренче төшкан көнне, төзекләндерергә дип килгән егетләр: "Юк, су юк монда, коп-коры", –  диләр. Валя Касимова, тиз арада чишмә янына йөгереп төшә. "Булырга тиеш!" –  ди ул. Һәм кош тошкандай кычкырып та җибәрә: "Ага бит!" Чишмә моны ишетеп елап жибәргән күк булды , су килә башлады", –  ди Нина .

Шундый актив өлкәннәре, тырыш халкы булганда, авыл да, чишмәләре дә яшәр дигән өмет уяна.

Нина Егорова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев