Төзекләндерү дигәч, күпләр зур проектлар, катлаулы төзелешләр турында уйлый. Ә бит чынлыкта барысы да гади генә — чисталыктан башлана
Авыл — ул безнең уртак йортыбыз. Ә үз йортыңны ничек карарга кирәк? Әлбәттә, яратып, саклап һәм һәрчак тәртиптә тотып. Уңган хуҗаның ишегалдына кайчан гына килеп керсәң дә, анда һәрвакыт күзгә рәхәтлек бирерлек пөхтәлек хөкем сөрә.
Зәйр районының Дүрт Мунча авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә үзләренең «мәдәният учагын» нәкъ менә шулай, үз йортлары кебек кадерләп торалар. Аларның бу эше бер тапкыр гына башкарылмый, ә көн саен дәвам итә торган матур гадәт. Бу бик сөендерә!
«Һава торышы җайлы килгәч, клуб территориясендә эшләр тагын да җанланып китте. Хезмәткәрләр тырышлыгы белән декоратив күпер яңартылды, чәчәкләр үстерү өчен аркалар ремонтланып, буяп куелды», – дип яздылар мәдәният йортының Вконтакте битендә.
Фотолар Дүрт Мунча мәдәният йортыннан
Нет комментариев