Әлмәт районының Кәләй авыл мәдәният йорты бүген чын волонтерлык үзәгенә әйләнде.
Биредә һәр көнне диярлек изге эш кайный: авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрә.
Бу – бер тапкыр гына оештырылган чара түгел, ә инде тотрыклы бер хәрәкәткә әйләнгән эш. Мәдәният йортында төрле яшьтәге кешеләр: өлкәннәр дә, яшьләр дә бер максат – егетләребезгә ярдәм итү теләге белән җыела. Кемдер җепләрне кисә, кемдер челтәрне үрә, ә кемдер үзенең җылы сүзләре белән рухландыра.
«Без монда барыбыз да бер гаилә кебек. Егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез, аларның тылдагы терәге булуыбызны тоюлары мөһим», — диләр авыл халкы.
Кәләйлеләрнең бу тырышлыгы – һәркемнең үз иленә, үз батырларына булган чиксез хөрмәте билгесе. Бердәмлек булганда, без барысын да җиңәрбез!
Фотолар Кәләй авылы мәдәният йортыннан.
Нет комментариев