Тәрбиячеләр - балалар дөньясының серле ишекләрен ачучылар.
27 сентябрь — илебездә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче педагогларның һөнәри бәйрәме. 2004 елдан бирле билгеләп үтелә торган бу көн — җәмгыятебезнең киләчәге булган нәниләрне тәрбияләүчеләргә карата булган зур хөрмәт билгесе.
Чыннан да, балачакның якты һәм истәлекле булуы, кечкенәләрнең дөньяга карашы формалашуы нәкъ менә тәрбиячеләрнең осталыгына, сабырлыгына һәм һәр балага аерым якын килә белү сәләтенә бәйле. Безнең керәшен карендәшләребез арасында да бу җаваплы юлны сайлаган, үз гомерен балаларга багышлаган фидакарь затлар бихисап. Светлана Закирова, Надежда Гаврилова, Любовь Павлова, Зоя Николаева, Ильмира Сергеева, Римма Кузнецова, Надежда Кузьмина, Венера Николаева, Альбина Фадеева кебек педагоглар — үз эшен чын күңелдән яратып башкаручыларның берничәсе генә.
Тәрбияче һөнәре — ул бары тик эш кенә түгел, бу — яшәү рәвеше. Күпләр әйткәнчә, бу һөнәрне кеше үзе сайламый, ә һөнәр кешене үзе сайлап ала. Очраклы кешеләрнең бу өлкәдә озак кала алмавы да шуннан: балаларның саф күңеле ялганны яратмый, алар бары тик ихласлыкка һәм җылылыкка гына җавап бирәләр.
«Балалар белән аралашу — ул үзе бер зур мәктәп. Алар үсә, үзгәрә, ә без алар белән бергә яшәреп, дөньяга яңа күзлекләр белән карарга өйрәнәбез», — диләр тәҗрибәле педагоглар.
Чыннан да, балаларны тәрбияләүдән дә изгерәк, җаваплырак һәм хөрмәтлерәк эш юктыр. Көн саен үзләренең җылысын, белемен һәм сабырлыгын нәниләргә бүләк итүче, һәр баланың күңеленә ачкыч таба алган барлык тәрбиячеләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшегез һәрвакыт кадерле, ә балаларның шат авазы йортларыгызны һәм күңелләрегезне нурландырып торсын!
Фото Р. Кузнецовадан, Л. Павловадан.
Нет комментариев