Хәтер-хатирә

Ретро фото: Кабан-Бастырыкның тырыш егете

Әлеге фотоны безгә Менделеевск ягында яшәүче Александра Сафина җибәрде.

Фотода Зәй районының Кабан-Бастырык авылы трактористы. – Иванов Александр Николаевич. Ул  Александра Сафинаның әтисе.

«Әтием гомер буе кырда эшләде: җирне сукалады, тырмалады, орлыкларны чәчте, иген кырында комбайнны иярләде, урды, сукты, төяп җибәрде. Игенчегә, икмәк пешерүчегә хөрмәтем зур. Минем өчен икмәк иң — кадерле ризык», — дип язды Александра Сафина.


Нет комментариев