Хәбәрләр

«Гаилә ипотекасы» программасы үзгәрә

РФ Финанс министрлыгы 2026 елның 1 октябреннән «Гаилә ипотекасы» ташламалы программасына үзгәрешләрне раслады. Бу хакта ведомство сайтында урнаштырылган материалларга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Үзгәрешләрнең асылы шунда: кредит буенча процент ставкасы һәм торак сатып алу өчен максималь кредит суммасы дифференциацияләнә.

Шулай итеп, башкала төбәкләреннән тыш, Россиянең бөтен территориясендә түбәндәге кагыйдәләр гамәлдә булачак:

  • килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 2 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 10 млн сумга тигез булачак;
  • җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган дүрт балалы гаиләләр өчен ставка — еллык 4 процент, кредитның максималь суммасы шул ук — 10 млн сум;
  • җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган өч балалы гаиләләр өчен ставка — еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы шул ук — 10 млн сум;
  • җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган ике балалы гаиләләр өчен ставка — еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы — 8 млн сум;
  • җиде яшьтән кечерәк бер балалы гаиләләр өчен ставка — еллык 10 процент, кредитның максималь суммасы — 6 млн сум.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен башка шартлар гамәлдә булачак:

  • килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 4 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
  • килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган дүрт балалы гаиләләр өчен еллык ставка 6 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
  • килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган өч балалы гаиләләр өчен еллык ставка 8 процент, ә кредитның максималь суммасы 18 млн сумга тигез булачак;
  • килешү төзелгән вакытта җиде яшькә кадәрге ким дигәндә бер баласы булган ике балалы гаиләләр өчен еллык ставка 10 процент, ә кредитның максималь суммасы 15 млн сумга тигез булачак;
  • җиде яшьтән кечерәк бер балалы гаиләләр өчен ставка — еллык 12 процент, кредитның максималь суммасы — 12 млн сум.

Татар-информ

 


Нет комментариев