Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева язмасы.
Сон чишмәсе — Сон елгасы буена урнашкан авылларга ( Югары Сон, Кече Сон, Яңа Сон, Түбән Сон, Урта Сон) бара торган юл өстендә. Шуңа шулай дип атала.
Наум чишмәсе. Наум исемле кешеләрнең бакча башыннан ага. Шул карап, кадерләп торган.
Ибашай коесы. Ибашай бабай казып чыгарган кое диләр. Чын исеме — Иван.
Салкын кое — нишләптер авылдагы чишмәләр, коелар арасында тешләрне камаштырырлык салкын тоела. Аннан трубалардан агып килгән чишмәне «Салкын кое чишмәсе», часовня чишмәсе, түбән оч чишмәсе дип тә йөртәләр.
Гөргөрибаннар чишмәсе. Гөргөри һәи Иван исемнәреннән ясалган. (Григорий Иваннары). Шулар карап, төзекләндереп торганга шулай аталган.
Учыплар чишмәсе. Чишмәгә Учыплар — Осиповлар тыкрыгыннан төшелгән, алар бакчасы башыннан ага. Шуңа күрә шушы исемне алган.
Челән елгасы. Бу елгадан чишмәләр агып чыккан. Бирегә челәннәр килә торган булган. Бу елгада Иванов Иван тырышлыгы белән буа ясалган иде.
Биек Тау чишмәсе. Авылның иң биек тавының иң биек урыныннан бәреп чыккан чишмә. Суыннан бик күп кешеләр сихәт ала, дәва таба.
Иван дәдәй чишмәсе. Бу чишмә суы Мүкле күлгә агып төшә. Кеше исеме белән бәйле.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев