Карендәшләребез ТНВ телеканалының Яңа ел концерты съемкасында катнаштылар
Бу хакта безгә Әлмәттә яшәүче карендәшебез җырчы, шагыйрә, үзешчән композитор Людмила Аланлы хәбәр итте.
Бу көннәрдә генә, ТНВ телеканалы Яңа ел концертын төшергән. Талантлы җырчылар арасында карендәшләребез Винера Ганиева, Вадим Захаров, Алина Давыдова, Людмила Аланлы да бар.
“Озакламый, Яңа ел төнендә матур җырларыбызны тыңлап сөенерсез, туганайларым. Мин анда шагыйрә Зинаида Захарова сүзләренә, үз көемә язылган «Сөйгән ярыма» дип исемләнгән җырны башкардым. Шулай ук, үземнең «Яңа елда» дигән шигыремне дә укыдым”, – диде Людмила.
Һәркемгә дә Яңа ел концертында яраткан җырчыларыбызның талантын күреп, аларның башкаруында яңа җырларны һәм шигырьләрне тыңлап, бәйрәм кәефен күтәрергә мөмкинлек булсын.
Людмила Аланлы фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев