Карендәшләр өмәләргә чыга
Татарстанда санитар-экологик ике айлык башланып китте. Шул уңайдан, районнарыбыз авылларында өмәләр уза.
Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән авыл җирлекләрендә язгы санитар чистарту өмәләре башлана. Бу инде үзенә күрә бер матур гадәткә әйләнеп бара.
Тукай районының Мәләкәс авылында тирә-юньне чүп-чардан арындыра башлаганнар.
«Өмәдә авыл халкы актив катнаша. Табигатьне саклау, аны чиста тоту — безнең төп бурычларыбызның берсе. Әйләнә-тирәбездә чисталык булганда, үзебезгә дә рәхәт бит», – дип яза мәләкәслеләр.
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы халкы да әлеге акциягә кушылган. Алар клуб территориясен, авылдагы һәйкал янын көздән калган чүп-чардан чистартып, корыган агач-куакларны кискәннәр.
Менделеевск районының Монай авылында язгы өмәләрдә мәктәп укучылар да катнашкан. Алар Бөек Ватан сугышында һаләк булган һәм тыныч тормышта арадан киткән фронтовиклар истәлегенә салынган һәйкәл янын җыештырганнар.
Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы халкы да, күмәк рәвештә, өмәгә җыелган.
«Бергә эшләү файдалы гына түгел, ә күңелле дә. Чиста урамнарны күрү күзләрне дә сөендерә бит», – дип яза алар.
Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы Остроленко авылында да өмәнең кызган чагы. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тирә-якны чуп-чардан чистартып, җыештырып чыгарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев