Карендәшебез Виль Колчерин — Әхмәт тумасы
Туган яктан аерылып, еракта яшәүчеләр өчен якташлар һәм авылдашлар белән очрашу, аралашу — зур сөенеч. Сургутта торганда без дә карендәшләребезне эзләп таптык. Шуларның берсе — Виль Колчерин. Бу язмабыз — аның якты истәлегенә хөрмәтебез билгесе.
Үз керәшеннәребез
Улыбыз Расим Төмән дәүләт нефть-газ университетына укырга кергәч, бер группаның кураторы физика-математика фәннәре кандидаты Кузьма Байрашев икәнен ишеткәч, «безнең Зәй ягы керәшене түгелме икән, фамилиясе авылыбызда акушерка булып эшләгән Евдокия түтинеке шикелле», дип уйладык. Чыннан да, Кузьма Андреевич үзебезнең Зәй районындагы Якты Күл егете булып чыкты. Хатыны да үзебезнең кеше — Балык Бистәсендәге Иванай авылы кызы Алевтина Николаевна.
Кузьма Андреевич: «Рафис Хәсәнович «Әхмәт авылы тарихы» китабында авылларында Колчериннар яшәве, аларның Гәрдәледән күчеп килүләре турында яза. «Сургуттнефтегаз"да эшләүче Виль Колчерин да керәшен булырга тиеш, Әхмәт авылыннан түгелме икән әле» — дип, аның телефон номерын бирде. Без Виль Григорьевичны да эзләп таптык.
Сугышта һәлак була
Виль Григорьевичның әнисе Евдокия Фёдоровна (Остроумова) — Минзәлә районындагы Кадрәктә, әтисе Григорий (1903 елгы) Зәй ягындагы Әхмәттә туган. Мария һәм Осип Колчериннарның гаиләсендәге дүрт баланың икенчесе була Виль. Григорий Әхмәт мәктәбендә башлангыч белем ала. Минзәлә педагогия техникумында, аннан Казан татар университетында белем ала. Бөгелмә шәһәре һәм районы партия комитетының беренче секретаре була.
Бөгелмәдә Григорий дәдәй белән Евдокия түтинең дүрт балаларыннан икесе — уллары Марсель(1932 елгы) һәм Виль (1934 елгы) туа. Ул заманда партия һәм дәүләт эшлеклеләрен еш кына бер урыннан икенчесенә күчереп йөрткәннәр. 1937 елны Григорий Колчеринны Алабуга педагогия техникумының директоры итеп билгелиләр. 1938 елда Алабуга шәһәр башкарма комитеты председателе итеп куялар. Ул техникум директоры булып эшләгәндә Бөек Ватан сугышы башлана.
Карендәшебез 1941 елның 23 июнендә фронтка китә. Григорий Колчерин Волхов фронтында Ленинград өчен барган сугышларда катнаша. Өлкән лейтенант Колчерин 57нче укчылар бригадасының 17нче запас полкында хезмәт итә. 1942 елның язында батырларча һәлак була. Ленинград өлкәсенең Тосна районындагы Колас авылында туганнар каберлегендә җирләнә.
Әби-бабай янында
Сугыш чорында Евдокия Фёдоровна балаларын алып, Әхмәт авылындагы каената-каенанасына — Мария түти белән Үчеп дәдәйләргә еш кайта.
— Бабам белән әбием исән чакта каникулларны да Әхмәт авылында уздырдык. Әхмәтнең гөрләп узган Сабантуйлары, туганым Пидыр (Фёдор) Краснов белән җәяүләп Иске Зәйгә, әтиемнең бертуган тутасы Анна түтиләргә, аларның кызлары Марусяларга Сабантуена баруыбыз бер дә истән чыкмый. Бабамнарның һәр әйберләре үз урынында, бөтен җирләрендә тәртип иде. Үчеп бабамның «сарыкларга печән кирәк, печән ашамасалар йон бирмиләр; йон носки-бияләй бәйләргә, итек басарга кирәк», дип еш кабатлый торган сүзен гел елмаеп искә алам. Пидыр белән без бабайдан бер дә калмадык. Таңнан торып, бергәләшеп урманга печән чабарга баруыбыз, урманда җиләк, мәтрүшкә җыеп, кичен печәнне «ухалла» арбасы белән тартып кайтуыбыз да истә. Малайлар белән Зичәдә балык тотып алып кайткач әбиемнең кыздырып бирүе, яңа сауган тәмле сөт, һәрвакыт тәре почмагында гына торучы яңа язган май бер дә истән чыкмый. Пичтә пешкән тәмле коймак, дурычмак, хуш исле ипине, көлчәне, эчәге пиругын, кабыклы бәрәңгене анда гына ашадым. Су буенда, урамда бергә уйнаган Фёдор Краснов, Екатерина Краснова, Николай Краснов, Игнат Дунаев, Николай Дунаев еш исемә төшә, — дип сөйләргә яратты Виль Григорьевич.
Алабуга-Волгоград-Сургут арасы
Виль Колчерин 1952 елны Алабугада мәктәп тәмамлап, шундагы педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Волейбол, футбол буенча Алабуга шәһәре беренчелегенә уздырылган ярышларда катнаша. Институт тәмамлаган яшь белгеч Чистай районындагы Рус Сарсазы җидееллык мәктәбендә математика укыта. Бер елдан Галактион сигезьеллык мәктәбенең математика укытучысы һәм директоры итеп күчерәләр.
1960 елны язмышы кинәт үзгәрә — Алабуга эзләү-бораулау конторасында слесарь булып эшли, комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. 1962 елны Мәскәү дәүләт нефть һәм газ институтының «Нефть һәм газ промыселлары машиналары һәм җиһазлары» факультетына укырга керә. 1966 елда институтны тәмамлап кайта һәм прораб булып урнаша. Шул елны Волгоградка командировкага баргач, булачак хатыны Юлия белән танышып, гаилә кора. Бораулау җайланмалары цехы начальнигы булып эшләүче Колчерин гаиләсендә игезәкләр Валерий һәм Валентина туа.
1969 елда Колчериннар Волгоград шәһәренә күченәләр. Виль Григорьевич Волгоградтагы «Баррикада» заводының конструкторлык бюросына эшкә урнаша. 1971 елда «Запсиббурнефть» берләшмәсе начальнигы Л.И.Визовцев чакыруы буенча Сургутка күченәләр. Аны вышка төзелеше производство бүлегенә өлкән инженер итеп кабул итәләр.
Виль Григорьевич Сургут нефть техникумында һәм һөнәри кадрлар әзерләү үзәгендә 50 ел буе укыта, дәүләт имтихан комиссиясе рәисе була. Россиядә бораулау җайланмалары җитештерә торган ике завод — Екатеринбургтагы «Уралмаш» һәм Волгоград бораулау техникасы заводы Колчеринның сызымнарын, рационализаторлык тәкъдимнәрен кулланып эшли.
Виль Григорьевич — 21 фәнни хезмәт авторы (соңгы еллардагы уннан артыгы профессор Рафис һәм улы Расим Шәймәрдановлар белән берлектә язылган — ред.). Бу хезмәтләрнең дүрт томлыгы һәм өч томлыгы Волгоград һәм Екатеринбург нефть җайланмалары һәм техникасы җитештерү заводларына багышланган. Уйлап табучы Виль Колчерин 22 патент авторы да әле.

Кызы, оныгы…
Виль Григорьевич белән Юлия Ивановнага бала кайгысы да күрергә туры килә, уллары Валерий фаҗигале төстә һәлак була.
Кызлары Валентина 30 елдан артык Сургут клиник травматология дәваханәсенең лаборатор диагностика бүлеге мөдире, клиник лаборатор диагностика врачы булып эшли. 2012 елны Казан федераль университетында биология фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
Валентина Вилевнаның улы Сергей Николаевич бабасы һөнәрен сайлый. Ул да Мәскәү дәүләт нефть һәм газ институтының «Нефть һәм газ промыселлары машиналары һәм җиһазлары» факультетында белем ала. Хәзерге вакытта Мәскәүдәге банкта менеджер булып эшли.
Туган якка, туганнар янына
2021 елны 88 яшьлек Виль Григорьевич балачагы, яшьлек еллары үткән, әнисе һәм туганнары яшәгән Алабугага күченеп кайта.
Алар, дүрт бертуган, барысы да үз урыннарында намуслы хезмәт итәләр. Хәрби хезмәтне сайлаган дәдәсе Марсель капитан званиесендә отставкага чыга. Энесе Рафаил — «НГДУ Прикамнефть» идарәсендә нефтьче, сеңелесе Майя Алабуга авыл хуҗалыгы техникасы идарәсендә хисапчы булып эшлиләр.
Үзе киткәннәрнең исеме кала. Бигрәк тә намуслы хезмәте белән илебез үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткән кешеләрнең исемнәре. Зәй районының Әхмәт авылы тумасы, хезмәтендә югары уңышларга ирешкән, тормышта башкаларга үрнәк булып яшәгән Виль Григорьевич исеме дә Алабуга шәһәре һәм Әхмәт авылы кешеләре күңелендә мәңге сакланыр...
Бүләкләре
1974 ел. «СССР халык хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен» ВДНХның бронза медале белән бүләкләнә.
1982 ел. «Сургутнефтегаз» җитештерү берләшмәсенең «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.
1985 ел. «СССР хезмәт ветераны» медале бирелә.
1987 ел. «Җир асты байлыкларын үзләштергән һәм Көнбатыш Себернең нефть-газ комплексын үстергән өчен» медален ала.
1989 ел.«СССР халык хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен» ВДНХның көмеш медаленә ия була.
1994 ел. «Россия ягулык һәм энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе» исеме бирелә.
2001 ел. Нефть һәм газ тармагының Виктор Иванович Муравленко исемендәге Төмән өлкә премиясе иясе.
Анастасия һәм Рафис ШӘЙМӘРДАНОВЛАР.
Лаеш районының Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев