Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иван ЕГОРОВ: «Халык алдында үз җаваплылыгыбызны аңлап эшлибез»

18 март көнне Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышында 2025 елга нәтиҗәләр ясалып, 2026 елга планнар расланды, фикер алышынды.

«Авырлыкларга бирешмичә, проектларыбызны үстерүне дәвам иттек»

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырылган идарә утырышын республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров алып барды. Утырышка оешманың район бүлеге җитәкчеләре, идарә членнары, шул исәптән, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм керәшен священниклары да килгән иде.

Көн тәртибендә 2025 елга нәтиҗәләр ясалып, 2026 елга планнар; Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының  “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге эшчәнлеге; Зәй бүлеге эше һәм башка сораулар каралды.

Идарә утырышын башлап Иван Егоров сүз алды.

– Бүген без ел дәвамында башкарган эшләр буенча сөйләшергә җыелдык. Узып киткән ел барыбыз өчен дә таләпчән булды. Катлаулы политик вакыйгалар һәм махсус хәрби операция барышы бөтен илебезнең тормыш ритмын билгели. Дәүләтнең һәм җәмгыятьнең барлык көчләре Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә һәм экономиканы стабилизацияләүгә юнәлтелгән. Мондый вакытта җәмәгать оешмаларының роле аеруча зур. Халык алдында үз җаваплылыгыбызны аңлап, авырлыкларга бирешмичә, эшебезне, проектларыбызны үстерүне дәвам иттек, алга таба бардык.

Узган ел илебездә һәм республикабызда "Ватанны саклаучылар елы" дип игълан ителгән иде. Оешма тарафыннан бу юнәлештә шактый эшләр эшләнде. Без бүген бу турыда әйтеп китәрбез. Россиядә 2026 ел рәсми рәвештә илебез Президенты Владимир Путин инициативасы белән милләтара татулыкны ныгыту, мәдәни күптөрлелекне саклау һәм барлык халыкларның гореф-гадәтләрен яклау өчен "Россия халыкларының бердәмлеге" елы дип игълан ителде. Татарстанда исә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы бара. Милли традицияләрне яклауга, үзара диалогка һәм күптөрлелекне саклауга багышланган федераль һәм төбәк чаралар планлаштырыла.

Узган елның ноябрендә илебез Президенты Владимир Путин 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясен раслады. Без дә шул юнәлештә бердәм булып, халык белән, тупланып эшләргә тиеш, – дип сөйләде Иван Михайлович.

Көн тәртибенә күчкәнче, Иван Егоров яңа җитәкчеләр белән таныштырып үтте. Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының  “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе итеп Игорь Шрыков сайланды (2025 ел); керәшеннәрнең “Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры итеп Юлия Дувалова билгеләнде (2025 ел); Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе итеп Петр Минеев сайланды (2026 ел).

2025 елда 86 яшендә арабыздан киткән Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы члены, гомер буе җаваплы урыннарда эшләгән Илья Михайловны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

Эшләгән эшләр күп

Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова 2025 елга нәтиҗә ясап, 2026 елга  эш планнары белән таныштырды. Ул конференцияләр, төрле районнарның мәдәни айлыклары һәм башка зур вакыйгалар турында сөйләде.

– 2025 ел Мәскәүдә узган “Рождество укулары” белән башланып китте. Анда оешма һәм дин вәкилләре катнашты. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә дә бик күп чаралар булды: “Май чабу”; Давид Саврушевскийның тууына 150 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл, балалар өчен «Олы кон – жакты бяйрям» интерактив чарасы; «Ыру агачы» фәнни-тикшеренү форумы; «Батырлык. Горурлык. Дан» дигән фотокүргәзмә. Елдагыча, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районына «Арумысыз, туганнар» фестиваленә һәм «Көньяк Урал нагайбәкләре» төбәк иҗтимагый форумына бардык.

Узган ел Зәй шәһәрендә Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге инициативасы һәм район хакимияте ярдәме белән әзерләнгән «Таулар моңы» дигән сугыш ветераны, язучы Гурий Тавлинны искә алу кичәсе булды. Моңа кадәр ел саен Татарстан районнары керәшен айлыклары булса, быел исә Башкортстанның Бакалы керәшеннәре декадасын оештырдык. Ул «Җакын дуслар җыелышкач” концерты белән тәмамланды. Җәй айларында Чистай районының Югары Кондрата авылында Тройсын бәйрәме, Мамадыш районының Җөри авылында ел да уздырыла торган республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале; “Айбагыр” этносменасын уңышлы уздырып җибәрдек. “Покрау чыңы” концерты; керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы» конкурс-фестивале узды. Ә иң уңышлы проектыбыз – «Мин – Җан – Туфрак» музыкаль спектакле. Анда театр артистлары, фольклор ансамбльләр катнашты.

Районнарда җирле оешмаларда зур эшләр башкарыла. Алар урыннардагы халык белән эшләүче беренче чылбыр. Кая гына барабыз, чаралар, экспедицияләр уздырабыз, дисәк тә, җиң сызганып эшкә керешәләр. Яшь буынның активлашып китүе бик сөенечле.

2 апрель көнне керәшеннәрнең беренче укытучысы, агартучы, священник Василий Тимофеевка багышланган фәнни-практик конференция була. Аны Татарстан Фәннәр Академиясендә Ш.Мәрҗани институтында керәшеннәрне һәм нагайбәкләр өйрәнү секторы оештыра. Әлеге сектор кабат яңарыш алып эшли башлады. Анда фәнни хезмәткәр итеп республика керәшен оешмасының идарә члены Павел Семенов билгеләнде”, – дип сөйләде Людмила Даниловна.

Башкарма комитеты җитәкчесе 2026 елга булган планнарны да билгеләп узды. Бу зур күләмле план-проект район оешмаларының эш планнарын исәпкә алып төзелгәнен искәртте Белоусова.

 

“Бәрәкәт” яшьләре  

Яшьләр проектлары турында Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының  “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков сөйләде. Ул “Бәрәкәт”нең үз проектлары белән якыннан таныштырды. Аеруча “Керәшен яшьләре форумы”, “Кряшен Чибяре” конкурсына, балалар өчен “Айбагыр” этносменасына басым ясады.

– 2025 елда V Керәшен яшьләре форумы узды. Анда “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең 17 кешедән торган яңа идарә составы сайланды.

Быел “Кряшен Чибяре” матурлык һәм талант конкурсына әзерлекне алданрак башлыйбыз, бүгеннән әлеге конкурска гаризалар кабул ителә. Ул 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ә инде май урталарында әзерлек этапларын башлыйбыз. “Кряшен Чибяре”ндә катнашкан һәр кыз безнең “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенә килеп кушыла. Җирле керәшен оешмаларына конкурста катнашу өчен һәр районнан берәр кыз тәкъдим итүләрен сорыйм.

Балалар өчен “Айбагыр” этносменасында ял итергә теләүче балалар саны елдан-ел арта. Быел 104 бала ял итәр дип көтелә. Билгеле булганча, лагерь территориясендә безнең “Айбагыр” белән паралель рәвештә башка лагерьлар да эшли. Ә инде алдагы елларда, “Мирас-Наследие” лагерын тулысынча алып, “Айбагыр”лылар өчен генә булдыру уе бар.

Керәшеннәрнең КВН командасы «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасында 3 тапкыр чемпион калган команда. Узган ел чемпион исеме алып, әлеге уенда үз чыгышыбызны төгәлләп, матур итеп саубуллаштык. Быел Сочида узган 37нче Халыклара КВН фестивале «КиВиН 2026»да катнаштык.

Әлбәттә, һәр проектыбызга ярдәм итүче Иван Михайловичка рәхмәт. Узган ел КВН командасы алган чемпионнар кубогын да, истәлек итеп Сезгә бүләк итәбез”, – дип, Иван Егоровка рәхмәт сүзләре белән тәмамлады үз чыгышын Игорь Валерьевич.

 

Зәй керәшеннәре соңгы елларда төп бурычны СВОдагыларга ярдәм итү дип билгеләде

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлегендә башкарылган эшләре белән Зәй район башлыгы урынбасары, республика керәшен оешмасы идарә члены Петр Уразайкин таныштырды.

– Зәй керәшеннәре районда зур эш алып бара. Көн кадагындагы бурыч булып махсус хәрби операциядәгеләргә булышу тора. Егетләр өчен машинага запчастьлар, дроннар ачыклаучы приборлар, генераторлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, эчке киемнәр җибәрелде. СВО зонасына моңа кадәр Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе булган Валентин Атласов 24 тапкыр гуманитар ярдәм илтте, үзем 10 тапкыр бардым.

Һәр керәшен авылында, диярлек, волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясый, эчке киемнәр тегәләр. Һәркем үз ярдәмен кертергә тырыша. Эшмәкәрләребез дә зур өлеш кертәләр.

Ялга кайткан керәшен егетләре өйләнгәндә, идәрә членнары ЗАГСка барып, аларны котлый. Шулай ук, уллары, ирләре СВО зонасында булган гаиләләргә булышып торабыз.

Традицияләрне яңартып, авылларда керәшен бәйрәмнәрен, авыл көннәрен уздырабыз. Шулай ук, авылларда Ак дәдәйләрне сайлыйбыз, алар иң абруйлы кешеләр булып, бөтен эшләре башлап, халыкны җәлеп итеп йөриләр. Дини тормышка да зур урын бирелә. Зәйдә Изге Макарий чиркәве төзелеп килә, авылларда да иман йортлары реставрацияләнә, торгызыла. Качмануда керәшен авылларында су керү урыннары булдырыла, литургияләр уздырыла. Балалар, яшьләр арасында патриотик тәрбия алып баруга зур игътибар бирелә. Социаль челтәрләрне дә алып барабыз, авылдашлар дә актив эшли. Әлеге төркемнәрдә район керәшен җәмгыяте эшләре белән таныштырабыз. Керәшен тормышына балаларны, яшьләрне күбрәк тартырга тырышабыз”, – дип сөйләде Петр Сергеевич.

Ул да, үз чыгышында республика керәшен оешмасының җитәкчесе Иван Егоровка һәрдаим ярдәме өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовның бу эшләрдә һәрвакыт теләктәшлек иткәнен билгеләп узды.

 

“Туганайлар”ның уңышлы проектлары

Идарә утырышының төрлесеннән булган бүлегендә сүз алып, чыгыш ясаучылар булды.  “Туганайлар” газетасының ике уңышлы проекты белән баш редактор Юлия Губина таныштырды. Сүзен Иван Егоровка “Туганайлар” редакциясенә подписка чорында һәм төрле проектлар вакытында һәрдаим ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдереп башлады ул.

– Белгәнегезчә, замана таләпләре үзгәреп тора. Халык хәзер мәгълүматны интернет сайтлар, социаль челтәрләр, мессенджерлар аша белә, ясалма интеллект алга бара. Татмедиа һәм шулай ук, безнең редакция дә цифровизация уза: социаль челтәрләрне үстерәбез. Инде 4нче елыбыз ВКонтакте социаль челтәрендә “Керәшенчә марафон” оештырабыз.

Марафонның максаты – интернетта, ВКонтакте челтәрендә йола-бәйрәмнәребезне, туган илебезне, геройларыбызны, нигезебезне, милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү. Шулай ук, керәшенлекне саклау, балаларга керәшен тәрбиясе бирү, иман ныклыгы турында да язалар.  Катнашучыларга һәр көн аерым бер тема бирелә. Һәм алар ВКда үзләренең страницаларында шушы тема турында язалар.

Быел марафонга 50гә якын хатын-кыз кушылды. Мин аларны интеллегенция вәкилләре дип тә атыйм – чөнки алар укытучылар, тәрбиячеләр, туган якны өйрәнүчеләр, ансамбльләр җитәкчеләре. Ел саен марафончыларны Казанда, мәдәни үзәктә җыеп, дипломнар, бүләкләр тапшырабыз, очрашу уздырабыз.

Бу күренештән чыгып, керәшен хатын-кызлары берләшмәсе төзергә кирәк, дигән фикерләр дә әйтәләр. Татар хатын-кызларының “Ак калфак” берләшмәсе бар бит, “Безгә дә шулай берләшергә кирәк” дигән сүзләр әйтәләр. Хатын-кыз, чыннан да, балага иң төп тәрбия, керәшенлекне бирүче зат. Бәлки, чыннан да, марафончыларның бу активлыгы, шундый бер берләшмә төзергә этәргеч тә булыр, – дип сөйләде Юлия Юрьевна.

Аннары ул күптән түгел басылып чыккан керәшен этнографиясенә һәм культурасына багышланган “Мирас” (“Наследие”) китабы (авторлары – “Туганайлар” журналистлары Валентина Максимова һәм Юлия Губина) турында сөйләде. Бу җыентыкта керәшеннәрнең җиңел өске киемнәре, алъяпкычлар, баш киемнәре, туку һәм чигү алымнары, бизәкләр, бистәрләр, тәңкәле саклавычлар, керәшен сүзләре, исемнәре, кушаматлар, бәйрәмнәр һәм ыру тамгалары турында мәгълуматлар тупланып, һәрберсенең фотосурәтләре бирелгәнен искәртеп узды. Китап 300 экземпляр тираж белән басылган. Кызыксынучылар шактый.

“Иван Михайлович, Сезгә без авторлардан зур хөрмәт белән”, – дип, Иван Егоровка Юлия Губина әлеге китапны бүләк итте. Шулай ук, “Мирас” китабын Кукмара, Яшел Үзән районы башлыклары Сергей Димитриев белән Михаил Афанасьевка да бүләк итте ул.

 

“Бәрмәнчек” яңа эш юнәлешләрен билгеләде

Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең эшчәнлеге һәм 2026 елга эш планнары белән ансамбльнең директоры Юлия Дувалова сөйләде.

– 11 февральдә ансамбльгә 18 ел тулды, бүгенге көндә ансамбльдә 55 кеше эшли, шулардан 25 кеше административ-идарә составында һәм 30 артист. 30 артистның 12се Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә ия.

Безне еш кына башка төбәкләргә республика исеменнән чыгыш ясарга җибәрәләр. Иң зур вакыйгаларның берсе 2025 елның сентябрендә Севастополь һәм Бакчасарай шәһәрләрендә чыгыш ясау булды. Январь ахырында Псков шәһәренә бардык. Анда без Россия халыклары бердәмлеге елын ачуга багышланган концертта катнаштык. Без Татарстаннан җибәрелгән бердәнбер коллектив булдык һәм Татарстанны федераль дәрәҗәдә тәкъдим иттек.

Февраль ахырында Амур өлкәсенә, Благовещенск шәһәренә Халыкара кышкы спорт төрләре Россия-Кытай фестивалендә чыгыш ясадык. Амур елгасында фестивальнең рәсми ачылышында Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова белән бергә “Безнен ил”не башкардык.

Еш кына безнең ансамбль шәһәребез һәм республикабыз өчен мөһим вакыйгаларда катнаша. Әлбәттә, керәшен оешмасы белән тыгыз эшлибез. «Мин-җан-туфрак» музыкаль спектакле, «Покрау чыңы» бәйрәм концерты, язучы Гурий Тавлинның 100 еллыгына багышланган «Таулар моңы» хәтер кичәсе, «Туым Жондозы» конкурс-фестивале кебек чараларда актив катнаштык.

Керәшеннәр мәдәниятен популярлаштыру белән актив шөгыльләнәбез.  Республиканың Мамадыш, Яшел Үзән, Чистай һәм Балык Бистәсе районнарында һәм Алабуга шәһәрендә концертлар уздырылды. Яшьләр юнәлеше буенча да эшлибез – март башында ансамбльнең ике артисты Наталья Волкова һәм Регина Павлова Тавридада яшьләр форумында булдылар, анда катнашучыларны керәшен мәдәнияте һәм фольклоры белән таныштырдылар.

Хәйриячелек белән дә шөгыльләнәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен, өлкәннәр йортларында, тернәкләндерү үзәкләрендә концерт куйдык.

Балалар, үсеп килүче буын белән эшләргә омтылабыз. “Пушкин картасы” программасы буенча концертлар, халык музыка коралларында уйнау һәм керәшен халык биюләре буенча мастер-класслар уздырдык. “Пушкин картасы” буенча үткәрелгән чаралар буенча агымдагы ел күрсәткечләре планнан түбәнрәк. Һәм без идарә членнарыннан үз җирлекләрендәге укучылары өчен концертлар оештыруда ярдәм итүләрен сорыйбыз. Безнең балалар өчен «Солдат йөрәге» дигән искиткеч хәрби-патриотик программа һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган актуаль күпмилләтле программа бар.

Планга куелган проектларыбыз: бу елның 18 апрелендә Пасха бәйрәменә багышланган концерт оештыру; ансамбльгә яңа костюмнар тегү; яңа уку елы башыннан балалар иҗат коллективларының берсе белән тыгыз эш башларга планлаштырабыз, максат – спутник-ансамбль оештырып җибәрү; шулай ук,  «Бәрмәнчек бакчасы» керәшен православ культурасы фестивален яңартырга ниятлибез.

Республикабызның шундый әһәмиятле коллективын – керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамблен җитәкләүгә миңа ышаныч белдергәне, шулай ук, коллективка финанс һәм һәрьяклап ярдәм иткәне өчен, Иван Михайлович Егоровка зур рәхмәт”, – дип сүзен тәмамлады Юлия Игоревна.

 

Төбәкләр белән хезмәттәшлек тагын да ныгысын, артсын

Сүзне Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова алып, үзләренең 250дән артык мәдәни чара уздырганнары турында искәртте.

– Республика керәшен оешмасы нык эшли, без җирле бүлекләр дә тик тормыйбыз: эзләнәбез, саклыйбыз, яңа буынга тапшырып калырга ашыгабыз. Бер утырышта гына һәрбер районның эшен тыңлап та бетереп булмас, чөнки башкарган  эшләр бик күп. Районнар арасындагы элемтәне тагын да ныгытырга, кара-каршы чаралар оештырырга, бер-беребезгә барып эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга кирәк. Сез безгә килегез, без сезгә барыйк, – дип, идарә членнарына мөрәҗәгать итте Тамара Алексеевна.

Иван Егоров аны хуплап алып:

“Дөрес тәкъдим бу. Ничә ел җитәкче урыннарында эшләсәм дә, ял көннәрендә тәҗрибә тупларга илебезнең башка төбәкләренә, завод-фабрикаларга барабыз. Кая гына барсаң да, зур күрсәткечләргә ия булмаган предприятиеләргә барсак та, үзебезгә яңалык, тәҗрибә туплап кайтабыз. Оешма эшенә кертергә кирәк бу алымны”, – дип искәртте.

Алга! Кулга-кул тотынып эшләргә

Иван Егоров идарә утырышында узган ел һәм быел түгәрәк юбилейларын билгеләп узган идарә членнарын да котлады. Болар: Казаннан Максимов Григорий Петрович – 65 яшь, Мөслим керәшен оешмасы җитәкчесе Романова Галина Степановна, Яр Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Агапов Виталий Васильевич – 65 яшь, Азнакай керәшен оешмасы җитәкчесе Тимиряев Валерий Демьянович – 65 яшь, Әлмәт керәшен оешмасы җитәкчесе Горбунова Валентина Николаевна, Кайбыч керәшен оешмасы җитәкчесе Матвеева Светлана Петровна, Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе Ефимов Алексей Тихонович – 65 яшь, Тукай районы керәшен оешмасы җитәкчесе Петров Григорий Николаевич – 60 яшь, Яшел Үзән районы башлыгы Афанасьев Михаил Павлович – 55 яшь, Сарман районы керәшен оешмасы җитәкчесе Андров Александр Петрович – 55 яшь, “Туганайлар” газетасы баш редакторы Губина Юлия Юрьевна, протоиерей Павел Чурашовка – 60 яшь.

Республика керәшен оешмасының җитәкчесе Иван Егоров та 21 январьда үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аны шигъри форматта котладылар.

– Иван Михайлович, Сезнең сабырлыгыгыз, зирәклегегез, безне барыбызны да яратуыгыз өчен, һәрдаим ярдәм күрсәткән өчен, проектларыбыз өчен зур рәхмәт. Сез безне яклаучы, саклаучы, – дип сөйләде Людмила Белоусова.

“Кряшен Чибяре 2025” титулы иясе Ариана Кадыйрова Иван Михайловичка багышлап керәшен җыруы башкарды.

Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы эше идарә членнары тарафыннан канәгатьләндерердек дип кабул ителде.

– Бүген эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, алдагы адымнарыбызны аңлап, бурычлар билгеләнде. Сезнең бүгенге чыгышларыгыз, тәкъдимнәрегез өчен, ел дәвамында җаваплы эшләгәнегез өчен рәхмәт. Алга таба матур эшләребезне дәвам итәргә язсын, – дип, идарә утырышын тәмамлады Иван Егоров.

ВИДЕО: 

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ 

Фото, текст һәм видео авторы: Алина КОНДРАТЬЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев