Хәбәрләр

Юкәчедән Валерий Сазаев: «Дүрт кызым – күз нурларым»

Валерий Сазаев Мамадыш районының Юкәче авылыннан. Аңа 51 яшь, дүрт кызы – Альбина, Валерия, Арина, Сабинаның яраткан әтисе.

Валерий Николаевич 32 ел сыр-май заводында эшли. 22 яшендә өйләнә. Кызларының өчесе әниләре Светлананың һөнәрен – укытучылыкны сайлаганнар. Кече кызлары – мәктәп укучысы. Бер оныклары үсеп килә. Валерий Сазаев нинди әти булуы турында сөйләде:

– Мин әтием шикелле шофер булырга яшьтән үк кызыгып үстем. Шуңа да бу һөнәрне сайладым. Әтием дә сөт ташу машинасында эшләде. Аның янәшәсендә булу өчен, бәләкәй вакытта төнгә кадәр машинасында утырып йөри идем. Бик арып кайтсам да, күңелемдә горурлык хисе ташып торды. Шушы вакытларда ук әти минем өчен үрнәк булды. Аның кешелекле, тырыш, ярдәмчел булырга өйрәткәннәрен яхшы хәтерлим.

Бер-бер артлы үз балаларым дөньяга килгәч, бәхетем тагын да артты. Әлбәттә, җаваплылык та өстәлә торды. Чын, үрнәк әти булу өчен иң беренче чиратта, балаларыңны ярату кирәк. Әлбәттә, аларны кеше итеп үстерергә зур тырышлык, таләпчәнлек, гаиләң белән аңлашучанлык сорала. Эшем шундый: иртән китеп, төнлә генә кайтам. Шуңа, балаларны күбрәк әниләре үстерде. Дүрт кызым да акыллы, тәрбияле, Ходайга шөкер. Йорт эшләрендә дә гел ярдәм итәләр. Ир-ат эше дип тә тормыйлар, печән дә җыялар, себерке дә бәйлиләр, утын да ташыйлар... Минем өчен иң зур бәхет – гаиләм булу. Балаларым “әти” дип өзелеп торганда, хатыным тәмле ризыкларын пешереп көткәндә, нигә миңа эшчән, якты күңелле, гаиләнең тоткасы булып яшәмәскә! Әти шундый булырга тиештер, дип уйлыйм. Кызларымны – күз нурларымны нык яратам, юлларында игелекле кешеләр генә очрасын, сәламәт, бәхетле, кешелекле булсыннар!

Валерий Сазаев 32 ел сыр-май заводында эшли
Валерий Сазаев 32 ел сыр-май заводында эшли

Фотолар гаилә архивыннан  


Нет комментариев