Мамадыш районының Юкәче авылындагы мәдәният йортында «Сезне яңадан күрү шатлыгы» исемле концерт узды. Ул залга җәйге каникуллар вакытында үз авыллары талантларының чыгышын сагынган тамашачыларны җыйды.
Аларның һәрберсе үзенең иң яраткан җырын, биюен ишетер-күрер өчен килгән иде. Программа киң колачлы һәм төрле жанрларны үз эченә алган.
«Җүкяче» фольклор ансамбле халык көйләреннән тылсымлы бер дөнья ачты. Тавышларында керәшеннәрнең борынгы мирасы — әби-бабайлар авазы яңгырады. «Эзәр» фольклор-инструменталь ансамбле дә музыкаль бизәк кертте: агач кашык һәм башка инструментлар тавышы залны үзенчәлекле атмосферага күмде.«Яшь күңел» бию коллективы чыгышында ритм һәм хәрәкәт бергә кушылды: биючеләрнең һәр адымында — энергия, яшьлек һәм милли характер чагыла. Солистларның чыгышлары исә аерым бер канәгатьләндерү тудырды. Алар җырлары белән күңнелләрне тирән тойгыларга батырды, күңелне күтәрде. Әдәби-театр клубы артистлары музыкаль-шигъри композиция һәм театраль күренеш бүләк итте. Сүз, көй һәм сәхнәдәге хәрәкәт үзара тыгыз бәйләнде: кечкенә сюжетлар аша зур фикерләр җиткерелде, тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте. Бу чыгыш кичәнең иң тылсымлы мизгелләреннән берсе булды. Алда — концертлар, проектлар, мавыктыргыч чаралар. Мәдәният йорты барлык авылдашларын да әлеге иҗади тормышның бер өлеше булырга чакыра: җырларга, биергә, сәхнәгә чыгып үз талантыңны күрсәтергә килегез. Мәдәният — ул бергәлекне ныгыту һәм рухны күтәрү юлы», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Нина Сәлимуллина.
Нина Сәлимуллина фотосы.
Нет комментариев