Өлкәннәр көне алдыннан Иске Зәй мәдәният йорты һәм автоклуб хезмәткәрләре Агашкиннар гаиләсе янына бардылар.
Аларның улы Алексей 2022 елның көзендә «Алга» батальоны составында хәрби операциядә катнашканда батырларча һәлак була.
Анастасия Филипповна белән Иван Александровичны бәйрәм белән котладылар һәм алар яраткан җырларны башкардылар. Аларның уллары, хәрби операциядә Ватан кушкан бурычны үтәгәндә батырлык күрсәткән Алексей Батырлык ордены белән бүләкләнгән..
«Без улларын югалткан бу гаиләгә һәм, гомумән, барлык өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез", — диде автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
Визит өлкән яшьтәге ир белән хатын өчен Герой улларын искә алу һәм үзләренә хөрмәт билгесе булды.
Сирена Хөснетдинова фотосы
Нет комментариев