Иске Тәрбит зиратында өмә үткәрделәр
Кайбыч районының Иске Тәрбит зиратында Тройсын бәйрәме алдыннан өмә үткәрделәр – бу изге эш.
Тройсын — апостолларга Святый Тын иңгән көн Бу олы бәйрәм Изге Өчлекне – Атаны, Улны, Святый Тынны данлау хөрмәтенә һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдереп, Олы көннән соң илленче көндә уздырыла.

“Өмәдә бик күп кеше катнашты, һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Кемдер чүп җыйды, кемдер корыган ботакларны кисте, ә кайберәүләр каберләрне тәртипкә китерде. Бу эш барыбызны да берләштерде, уртак максат алдында бердәм булырга өйрәтте. Зират – ул тынычлык һәм хәтер урыны. Анда мәңгелеккә күчкән якыннарыбыз, туганнарыбыз . Аларның каберләрен карап тоту – безнең бурычыбыз. Тройсын бәйрәме алдыннан зиратны тәртипкә китерү – бу үткәннәргә хөрмәт күрсәтү, киләчәк буыннарга үрнәк. Бу көнне без үзебезнең тамырларыбызны искә төшерәбез. Әлбәттә, бу изге эшне башкару барыбызга да күңел тынычлыгы, көч бирә”, – дип яздылар Иске Тәрбит авылы клубы хезмәткәрләре.

Фотолар: Иске тәрбит авылы клубыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев