Иске Тәрбит авылы китапханәсендә «Авыл яши» күргәзмәсе оештырылды
Хәбәрләр

Иске Тәрбит авылы китапханәсендә «Авыл яши» күргәзмәсе оештырылды

Татарстанда ике ел элек «Авыл яши» программасы башланып китте, бу - «Бердәм Россия» партиясенең «Россия авылы» проекты төбәк аналогы.

 Бу кәгазьдә генә кала торган идеяләр түгел. Авыл китапханәләрендә укыту-өйрәнү оештырыла, фермерлар тәҗрибә уртаклаша. Мондый файдалы очрашуларда шәхси ярдәмче хуҗалыклар да катнаша.

«Авыл яши - Деревня живет» проекты кысаларында Кайбыч районының Иске Тәрбит авыл китапханәсендә «Авыл яши» күргәзмәсе оештырылган.

Күргәзмәдә авыл халкының барлык эшчәнлек юнәлешләрен чагылдырган басмалар тәкъдим ителгән: терлекчелек, яшелчәчелек, чәчәкчелек, азык-төлек эшкәртү, участокларны төзекләндерү. Алар дача яратучылар һәм авыл хуҗалыгы белгечләре өчен дә файдалы булган. Шулай ук, авыл халкы үз бакчасында үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр дә куелган.

 


Нет комментариев