Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Усыдан Николай Кондратьев тормыш сынауларына бирешмәве белән үрнәк

Һәр кешенең тормышында зур урын алып торучы, киңәшче кешесе була. Минем өчен шундый кеше – бабаем Николай Кондратьев. Шуңа да, Өлкәннәр көне уңаеннан, үземнең бабаем турында язарга булдым.

Николай Герасимович Яңа Усыда туып-үсә. Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Әбием Сирина белән гаилә коралар. Өч кыз һәм бер малайлары туа. Бабаем белән әбием үз балаларын тәрбияләүгә бөтен көчләрен бирәләр. Аларны эш яратырга, намуслы булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Балаларының һәр уңышына шатланып, үзләре биргән тәрбиянең нәтиҗәсе дип кабул итәләр. Авыр минутларда аларга ярдәмгә ашыгалар.

Бабаем Николайның бөтен гомере колхоз эшендә үткән. Аның үз хезмәтен тырышып башкаруы, намуслы булуы авылдашлар арасында ихтирам уяткан. Аның янына нинди генә йомыш белән килсәләр дә, беркайчан да кире бормады, һәрвакыт ярдәм итте. Аның юмартлыгы эшләрендә генә түгел, бәлки кешеләргә карата мөнәсәбәтендә дә күренә. Ул кешеләрне яхшыга һшм начарга аермый – һәркемдә ниндидер яхшылык күрә белә һәм һәркемнең хәленә керә, аны аңларга тырыша.

Бабаем белән әбием оныклар тәрбияләүгә дә үз өлешләрен кертәләр. Күптән түгел генә уллары Руслан абыйның тагын бер улы туды. Алар – 11 оныкның кадерле дәү әтисе һәм дәү әнисе. Һәр яңа буын гаиләгә шатлык һәм тормышның яңа төсмерләрен китерә.

Кызганычка, тормыш безгә сынау китерде – бабай инсульт кичерде һәм хәзер сөйләшә дә, йөри дә алмый. Ләкин бу безнең аңа булган мөнәсбәтебезгә, аны яратуыбызга берничек тә йогынты ясамады. Мин аның янына кунакка килгәч, мәктәптәге хәлләр, үзебезнең 9нчы класстагы дусларым, шатлык һәм борчылуларым турында сөйлим. Ул мине игътибар белән тыңлый, уңышларыма сөенә, елмая, борчуларым өчен кайгыра. Без барыбыз да бабаебыз янында озаграк булырга, көннәрен мөмкин кадәр файдалы һәм шатлыклы итәргә тырышабыз.

Минем өчен бабаем – чын ир-ат үрнәге, ул гадел һәм гади кешеләрне ярата. Безне әти-әнинең кадерен белергә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм һәрвакыт кеше булып калырга өйрәтте. Шундый бабаем булуына шатланам, аның белән горурланам, аның янында үткәргән һәр көнгә рәхмәтлемен. Авырлыкларга карамастан, бабай безнең өчен һаман да элекке бабаебыз буып кала бирә. Ул – безнең өчен зирәклек, сабырлык һәм ныклык чыганагы.

Яна ПЕТРОВА,

Мөслим районының Яңа Усы мәктәбе укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев