Менделеевскидан Яна Шалаумова халыкара фестиваль лауреаты булды.
Яна үзенең кече Ватаны Сәйтәк авылы, туган Менделеевск шәһәре, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы һәм Татарстаныбыз данын яклады.
Яшь башкаручыларның халыкара XVI фестивале Чечен республикасының мәдәният министрлыгы, республиканың беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт хаҗи Кадыров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды ярдәмендә уздырылды.
“Хисләр ташып тора. Бик шатмын”, – ди Яна үзе дә. “Талантлы кызыбыз Янаның тавышы Грозный өстендә яңгыравы зур горурлык. Һәм нәтиҗәләр барлык өметләребезне дә аклады.
Ул ике номинациядә I дәрәҗә лауреат булды”, – ди Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев