Бакалының Яңа Илек авылындагы гомуми белем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дип исемләнгән хәйрия акциясе узды.
Гуманитар ярдәм Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабына тапшырылды. Якын арада посылкалар махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.
«Мәктәп укытучылары, укучылар һәм әти-әниләр бу акцияне энтузиазм белән кабул иттеләр һәм зур теләк белән катнаштылар. Көз ярминкәсеннән алынган акчаларга азык-төлек, гигиена һәм беренчел кирәк-ярак әйберләр сатып алынды. Аларны сатып алуны бишенче класс укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре О. Ф. Кириллова белән бергә оештырдылар», – дип сөйләде мәктәп директоры.
«Без ышанабыз, безнең ярдәм һәм гади кешелек игътибары, беренче чиратта, хәрбиләрнең кәефен һәм сугышчан рухын күтәрергә ярдәм итәчәк», – диделәр Яңа Илек мәктәбе коллективы.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев