Ялларда Татарстанда беренче кар яварга мөмкин
Хәбәрләр

Ялларда Татарстанда беренче кар яварга мөмкин

Синоптик бу ялларда Татарстанда беренче кар явуын фаразлады.

Ял көннәрендә, 27 һәм 28 сентябрьдә, Татарстанда юеш кар явуы көтелә. Җиргә яткач, ул шунда ук эреп бетәчәк, дип фаразлый «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.

«Гадәти беренче кар ноябрьнең икенче яртысында булачак. Әлегә аңа кадәр ерак. Алдагы ялларда яңгырларга юеш кар кушылу ихтималы зур. Әмма җиргә төшкәч тә, ул шунда ук эреп бетәчәк», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Татар-информ


Нет комментариев