24 август көнне Якты Күл авылында узган авылдашлар очрашуында Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты.
Петр Сергеевич шәһәрдә һәм районда 2026 елның беренче яртыеллыгында төрле эшчәнлек өлкәләрендә башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.
«Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мөхтәров халык алдында башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм 2027 елга планнар белән чыгыш ясады. Владимир Антиповны Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелүе белән котладылар! Очрашуда мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты», – дип яздылар Якты Күлдән.
Фотолар – авыл җирлегеннән.
Нет комментариев