Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Фото астына язган комментарий мәхәббәткә юл салган

Питрәч ягында яшь керәшен гаиләсе барлыкка килде.

Лариса Горшунова һәм Олег Филиппов икесе дә Питрәчтән. Лариса – Казанның инфекция больницасында медсестра-анестезист, ә егете Олег, кирпеч заводында өлкән оператор булып эшли. 

«Без читтән генә бер-беребезне белә идек инде. Җәйнең бер көнендә социаль челтәрдә Олег бер фотома комментрий итеп, «матур» дип язып җибәрде. Шуннан аралаша башладык. 3 ел узгач, очрашып йөри башлаган көнне кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Керәшен кызы буларак, эчтән генә «булачак ирем дә керәшен булса иде» дип теләп йөрдем. Шулай булып чыкты да, – дип сөйләде Лариса.

Ә шушы көннәрдә Филипповлар гаиләсе кыз сорарга барганнар. Анысы да үзебезчә, керәшенчә булган. Ишектән керә-керешкә керәшен җырулары җырлап өй түренә узганнар, кунак сыйлаганда да йоласына туры китереп, җыру белән башкарганнар.

«Туй итәргә уйлыйбыз» дип планнары белән уртаклашты яшьләр.

Роза Абдуллина (Никитина) фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев