Фольклор ансамбльләр — халыкның тарихы, тормыш итү дәверендә гасырлар дәвамында тупланган зирәклеге турында җыру-бию телендә сөйли торган «тере» сәнгать.
Үзешчән фольклор ансамбле дип әйтүгә, теге я бу халыкның матур сәхнә киеме, дәртле җырулары, тамашачы алкышлары күз алдына килә. Әгәр тамашачыны шаккатыру төп максат булса, үзешчәннәр иҗатына аерым игътибар да бирелмәс, аларны халык каршына чыгарга әзерләүгә күп вакыт һәм чыгым да китмәс иде. Фольклор ансамбльләр — буыннарны бер-берсенә тоташтыра торган күпер. Фольклорга узганны үзгәрешсез җанландыру-реконструкция дип кенә карау дөрес түгел, ул — җыр-моңнар, уеннар аша хәзерге көнебезгә күчкән шул узганнарның җанлы сулышы. Һәр әйтелгән җыруда, биюләрдәге һәр хәрәкәттә, яңартылган сәхнә киемнәрендәге һәр борынгы бизәк-чигештә безнең кайсы халыктан булуыбызны искәртеп торган мәдәни код саклана.
Фольклор коллективларны саклау, аларга яшь талантларны тарту аша үз традицияләребезне генә түгел, халкыбызны да халык буларак яшәтәбез.
Түбән Каманың «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, аның бер канаты булган «Җиз кыңгырау» яшьләр коллективы да шул максатларны күз уңында тота. Керәшен мәдәниятен, фольклорын өйрәнергә теләп «Җиз кыңгырау»га килүче 17-35 яшьлек кызларның һәм егетләрнең берсен дә кире бормыйбыз. «Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара» дигәндәй, тавышлары һәм теләкләре генә булсын, барысын да колач җәеп каршылыйбыз. Яшь чагында сәхнәгә чыгасы килеп тә, кыюлыгы җитмәгәннәр исә «Сүрәкә»гә кушылып, тәҗрибәле өлкән җыручылардан осталыкка өйрәнә.
Мин монда үзебезнең ике ансамбльне генә мисалга китердем. Күбесен кулларыннан җитәкләп фольклор дөньясына алып кергән җитәкче буларак, шуны әйтәм: үз халкыңның кабатланмас моңын, җыруын яшәтүгә өлеш кертә алу — иң зур бәхет.
Ольга ВӘЛИУЛЛИНА,
«Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе.
Фотода — «Җиз кыңгырау» ансамбле җыручылары. Э. Гыйльметдинова фотосы.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев