Дүсмәт урта мәктәбендә тарих укытучылары семинары узды
19 ноябрь көнне Мамадыш районы мәктәпләренең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Дүсмәт урта мәктәбенә җыелды.
Тәҗрибә уртаклашу өчен семинарлар район методик берләшмәсе тарафыннан һәрдаим оештырылып тора.
Семинарга килүче укытучыларны даны еракларга таралган «Тәңкәләр» балалар фольклоры ансамбле каршы алды. Дүсмәт мәктәбенең бик бай музеена экскурсияне тарих укытучысы Газизҗан Мәүлитович Ибраһимов уздырды.


“Патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музееның роле”н яхшы күрсәткән чыгыш барыбызны да сокландырды, уйланырга мәҗбүр итте. Биредә Бөек Ватан сугышы темасы, Әфган сугышы, махсус хәрби операция вакыты киң яктыртылган, һәммәсенә аерым зур стендлар бирелгән. Дүсмәт керәшеннәренең тарихы, көнкүреше, яшәешенә багышланган экспонатлар да зур кызыксыну уятты.

“Хәзерге заман белем бирү системасында функциональ грамоталылык формалаштыру” дип аталган семинар, әлбәттә, укыту системасының төп проблемаларын үз эченә алды. Сүз дә юк, хәзерге заманда бигрәк тә, патриотик хисләр тәрбияләү дә берничек икенче планга кала алмый. Дүсмәт мәктәбенең тарих укытучысы Газизҗан Ибраһимов җитәкчелегендә күрсәтелгән “Ватанны саклаучылар булып үсәбез” дип исемләнгән класстан тыш чара да тирәнтен уйланылган, йөрәкләргә үтеп керерлек тәэсирләр калдырды.
Семинарда районыбыз мәктәпләренең 10 укытучысы чыгыш ясады. Елена Петровна Егорова җитәкләгән Дүсмәт урта мәктәбеннән җылы хисләр белән таралыштык.
Лидия Пасыева
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы.
Фото һәм видеолар – авторныкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев