Балтачның барлык комбайнчы ярдәмчеләренә «Техносила» җитәкчесе Рафаэль Забиров исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Быелгы уракта иң күп ашлык ташыган шофер исеменә, икенче атна нәтиҗәләре буенча, «Активист» җәмгыятеннән карендәшебез Реваль Волков лаек булды.
Барлык комбайнчы ярдәмчеләренә исә «Техносила» җитәкчесе Рафаэль Забиров исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Урып-җыюның икенче атна нәтиҗәләре буенча иң күп ашлык суктырып алган дүрт комбайнчыга беренче вымпеллар тапшырылды.
Беренче группадан әлеге бүләккә «Активист» җәмгыятеннән Виктор Федоров лаек булды. Икенче группадан «Борнак» җәмгыятеннән Ленар Муллагалиев, өченче группада вымпелга "Игенче"дән Алмаз Гарипҗанов (Алмазның вымпелын комбайнёр ярдәмчесе булып эшләүче улы Илданга тапшырылды), ә дүртенче группада "Кызыл юл«дан Айдар Гайфетдинов ия булды.
Фото: Балтач яңалыклары
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев