Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чакрымнар узып: Татарстан һәм Себер Питрауда очраша

Красноярск краендагы Казачинско-Пировское муниципаль округының Комаровка авылында узган Питрау бәйрәменә Татарстаннан да кунаклар барды. Себер җирендәге җылы очрашу тәэсирләре — язмабызда.

Себердә яшәүче карендәшләр белән элемтәләр өзелми. Берничә ел элек алар үзләре тарихи туган якларын кайтып килсә, быел исә керәшен оешмасы вәкилләре ул якларны урап кайттык. 

Ерактагы якыннар

Сәяхәт аэропорттан башлана. Самолет Красноярскига төшеп утыргач та, борынны ылыс исе кытыклап алды — безне биек, таза наратлар каршылады. Офыкта — себер кояшы күтәрелә. Исең китәр! Казаннан һавага күтәрелгәндә кояш баешы иде, күктә алай төнге караңгылык булмады. Өч сәгать ярым очканнан соң, ни гаҗәп, Казанда безне озатып, инде йокларга яткан кояшны Красноярскида каршыладык. Вакыт аермасы 4 сәгатькә алдарак икән. 

Комаровкага бормалы юл иксез-чиксез урманнарны ярып уза: 300 километр эчкә кердек тә кердек. Татарстанда да булган Икшурма, Тимершык дигән татар авылларын уздык. Күрәсең, алар да Себердә төпләнеп, бик еракта калган туган авылларының исемнәрен кушкандыр. 
Комаровка авылына керүгә, матур итеп бизәлгән урамнар каршылады. Кемнәрдер өй тирәләрен бизәп ята, юа, себерә — кунак каршыларга әзерләнәләр. Без тамырлары белән Җөри авылыннан булган Гавриловларда тукталдык. Авылнын авторитетлы гаиләсе бу. Андрей Александрович заманында алдынгы тракторчы, җир эшкәртү буенча үз төбәгендә беренчелекне тоткан механизатор булган. Счетовод белгечлегенә өйрәнеп, экономик яктан таланты ачылып, колхоз председателе дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше. Дзержинский исемендәге колхозны озак еллар дәвамында, бу хуҗалык таркалганчы җитәкли ул. Әле дә булса шул көннәрне сагынып, авыл язмышы өчен янып яши алар. Хатыны Евдокия түти Николаевна белән нишләргә дә белмиләр инде: безгә йокысыз төннән соң баш салып торырга мендәр сузалар, я чәй әзерлиләр, я фотокарточкалар тотып киләләр. Барыбыз да очрашу мизгеленнән нык дулкынланабыз. 

Хуҗалыкка да күз салып кердем. Мәһабәт кедр агачларын беренче күрүем әле. Иркенлек. Бакчаларында бәрәңге өелгән, чабылган печәннәре тәмле ис таратып кибеп ята. Сыерлары, дуңгызлар, бозаулары бар. Сиксән белән баручы әби-бабай мәш килә. Себер кояшы нык кыздыра, бөркү һәм зур-зур кигәвен, черкиләр сырып ала. «Татарстаннан кунаклар еш килми, комардан куркалар, ахры», — дип шаярта яныбызда бөтерелүче Дуся түти. 

Билет — бер якка... 

Халыкны Себергә күчерү XVI гасырдан ук башланып, берничә дулкында узган. Аларны XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Столыпин реформасы кысаларында күчергәннәр. Комаровкага һәм берничә авылга шул елларда нигез салынган. Биредә Мамадыш районының Кумырык, Җөри, Ылыя, Юкәче, Дүсмәт, Комазан башы һәм башка авыллары тумалары яши. 

Алар тимер юл белән киткән, Енисейны паромнарда кичеп чыкканнар. Билетка акчаны дәүләт биргән. Кире кайтмый торган, бер якка билет инде бу. Аларны иксез-чиксез тайга каршы ала. Шул урманнарны кисеп, җир әзерләп, төпләнәләр. Башта 2-3 семья күченсә, уңайлыклар булдырылгач, башкалары да килә. 

Бик йөрәкле булганнар инде алар... Туган җирләрен, газиз якыннарын калдырып китү җиңел булмагандыр. Рәхәт тормыштан шулай эшләмәгәннәрдер. Балаларын, оныкларын ашату өчен Себергә китәргә дә ризалашканнар бит. Авыр вакытлар булган шул. Кеше язмышлары, күрмешләре... 

Себергә барып урнашкач та, ярдәм акчасы биргәннәр, техника белән дә булышканнар. Колхозлары миллионер булгач, әйбәт яшәгәннәр. Ә Татариядә ул вакытта — юклык, дефицит хөкем сөргән чорлар, хуҗалык җирләре кысан. Советлар союзы таркалган елларда Себердәге карендәшләргә ярдәм итү дә туктала. Үзләре шулай диләр: «Безгә Себердә яхшы тормыш көтә, дип әйткәннәр иде. Ләкин бервакыт Татария шулкадәр алга китте, ә безнең үсеш туктап калды. Без авылча яшибез...» 

Ә менә тайгада авылча яшәү белән Татарстанда авылча яшәү нык аерыла икән, карендәшләр. Монда барлык йортлар, капкалар, утын лапаслары һәм башкалар агачтан. Йортларга газлар да кертелмәгән. Асфальт юл да юк. Сулары — коеда. Калай капкалар да, түбәләр дә, кирпеч йортлар да күренми. Ләкин алар керәшенлекләрен, телләрен саклап калганнар, шундый киң күңелле, кунакчыллар. 

Себергә тагын бер күченү дулкыны — индустриализация елларына, эре промышленность объектлары төзелешенә (мәсәлән, Красноярск ГЭСы) һәм репрессия чорына туры килгән.

Хәзерге вакытта Комаровкада 170ләп кеше яши, дип сөйләделәр. Тугыз еллык мәктәпләре, медпункт бар. Кибет юк, клублары мәктәп бинасында. 

Халыкчан бәйрәм

Ерактагы якын туганнарның чакыруы, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның йөкләмәсе буенча, Красноярск краена керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәген мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, мәдәни үзәкнең бүлек мөдире Ирина Муллина һәм мин — «Туганайлар» газетасы редакциясе җитәкчесе Юлия Губина бардык. Йоклап тормадык, икенче тәүлек — аякта. Алып килгән күчтәнәчләребезне барладык та, Питрауга киттек.

Биредә Питрау «Комаровка — керәшен этник культурасы һәм локаль туризм үзәге» проекты кысаларында уздырыла. Быел әлеге проект Бөтенроссия III «Служение» муниципаль премияләр конкурсында катнашып, «Халыклар бердәмлеге — ил көче» номинациясендә финалга чыккан. Шуңа күрә дә, бәйрәмдә Красноярск крае губернаторы администрациясе вәкилләре, Законодаль собраниедән, муниципаль берәмлекләр советыннан килгән кунаклар бар иде.

Мәйдан янында бистәрләргә куелган ипи-тоз белән каршы алдылар. Бәйрәм зур түгәрәк уеннан башланды. Округтан килгән кунаклар, авылдашлар, якташлар белән бергә түгәрәктә әйләндек. Җыен гөрләп тора. Мастер-класслар, танышу шалашы эшли, үләннәрдән такыялар үрәләр…

Казачинско-Пировское муниципаль округы башлыгы Сергей Ивченко — СВО ветераны. Сәхнәгә чыгып, халыкны бәйрәм белән котлап, иң активларга Мактау грамоталары тапшырды. Комаровкалылырны бу көндә аеруча мактадылар, Питрауга дип әллә ничә конкурс оештырганнар, нәтиҗәләр ясадылар. Иң тәмле ризык пешерүчеләрне, кул эшләре осталарын, капка төпләрен иң матур бизәүчеләрне, актив гаиләләрне билгеләп уздылар. Унлап пуҗым үз йортларын бәйрәмгә төрле сюжет белән бизәп, кушаматларын да язып куйганнар. 

Людмила Белоусова сүзен «сез — ерактагы якын туганнарыбыз» дип башлады. Ул ерак Себердә дә керәшен культурасын саклап калганнары өчен карендәшләргә рәхмәт белдерде. 

— Туган җирдән бик еракта яшәсәгез дә туган телебезнең чисталыгын саклап калгансыз. Бу — зур горурлык. Социаль челтәрләрдән карап барабыз: нык эшлисез, балаларыгыз да молодцы! Ике ел элек Җөридәге төбәк Питравында Комаровканың «Чишмә» коллективы Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе ягы керәшен ансамбльләре белән бергә парадта катнашты. Бик матур булды, алга таба да сезне Питрауда көтеп калабыз, — дип сөйләде Людмила Даниловна.

Төбәк керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән, Пировское территориаль бүлеге җитәкчесе Мария Ульяновага һәм авылның 3 ансамбле — «Чишмә», «Күбәләк» һәм «Яшьлек» коллективларына рәхмәт белдерелде. Шулай ук, бәйрәмне оештыручыларга — муниципаль округ башлыгы Сергей Ивченкога, депутатларның округ советы председателе урынбасары Александр Евсеевка һәм округ советы депутаты, меценат Сергей Михайловка да Татарстан күчтәнәчләре тапшырылды. 

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковтан Рәхмәт хатын, «Туганайлар» газетасы белән иҗади элемтәдә торучы «Себер марафончысы» Лидия Таракановга тапшырдым. 

Комаровка территориаль бүлеге Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Авылның тере хәтере» конкурсында катнашып, 2нче урынны алган, аларга диплом һәм 100 меңлек сертификат тапшырдылар.

Бәйрәм концерт номерлары, ансамбльләрнең чыгышы белән дәвам итте. Көн кичкә авышканда округ җитәкчеләре, авыл халкы һәм Татарстан делегациясе «түгәрәк өстәл»дә этнокультураны саклау, популярлаштыру һәм ике якның хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Мәктәптәге музейны да карадык.

«Монда килсәң, бер атнага килергә кирәк икән», дия-дия, озак кына саубуллашып, кичен Красноярскига юл тоттык. Сөйләшер сүзләр дә күп калды, кочаклашып та туймадык...

Енисей Себере

Икенче көнне Сергей Николаевичның (аның да тамырлары Мамадыш ягыннан) балалары Римма белән Роман безгә Красноярск шәһәренә экскурсия оештырды. Бу борынгы зур шәһәр бик тә ошады. Тиздән 400 еллыгы. «Россия» милли үзәгендә булып, онлайн-интеррактив таблолардан, үзенчәлекле күргәзмәләр аша Себер федераль округы турында күп яңалык белдек. Себерне ачтык! Нинди зур безнең илебез! Иң тәэсирлесе — Батюшка Енисей. Шәһәрне икегә бүлеп агучы елга өстеннән иртән сыек сөттәй ак томан күтәрелә иде. Енисейны «батюшка» дип аның зурлыгы, гаҗәеп куәте һәм гасырлар буе халыкны ризык белән тәэмин иткән суы өчен атыйлар. 

Очрвашу шатлыгы юл авырлыгын күтәрә

Красноярскига юл алгач та, социаль челтәрләрдә заметкалар, фотолар чыгара бардык. Һәм шулкадәр күп җавап алдык! Чыннан да, Себердә безнекеләр бик күп икән. Үзем өчен дә нык дулкынландырыч сәфәр булды — безнең авылдан да Себергә киткәннәр. Туганнар белән очрашкандай булдым. 

Кайтыр юл озынрак булды. Самолетларга утырып, җәяү кайттык ат белән, диярсең. Бу 3 тәүлектә 8 сәгать кенә черем иттек, бик тыгыз һәм эшлекле көннәр узды, нык арылган. Шулай да, ерак юлга чыгуыбызга үкенмибез, Себердәге якын туганнарыбызны күреп кайтуыбызга нык сөенәбез. Аралар тагын да якынайсын!

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев