Буын көче: тизлек, ирек, җайлашу
27 июнь – Россиядә яшьләр көне. Бу бәйрәм – яшь буынга карата игътибар да әле ул. Студентлар сессиясе ничек узды? Имтихан алдыннан сынамышларга ышаналармы? Каникул сүзе күңелдә нинди хисләр уята? Хәзерге буынның илаһи көче нәрсәдә? Студентларга әнә шундый кызыклы һәм уйландыргыч сораулар бирдек.
Анна КИСЕЛЕВА 25 яшь, Казан дәүләт медицина университеты студенты, булачак врач-педиатр:
– Сессия үзе бер кечкенә тормыш кебек. Бу юлы ул миңа бетмәстәй булып тоелды, әмма тулаем алганда барысы да яхшы. Элек тәңкәләргә, мендәр астына куйган дәреслекләргә, аудиториягә уң аяктан атлап керүгә ышана идем. Тәҗрибә белән аңлау килде, әгәр син фәнне белсәң, димәк, имтиханны җиңел тапшырачаксың. Хәзер исә бер генә сынамышка ышанам: имтихан алдыннан беркайчан да башымны юмыйм.
Җәйнең яртысы имтиханнар тапшырып үтә, бер өлешен стационарда эшлим. Август аен, кагыйдә буларак, өстәмә эшләргә багышлыйм. Күбрәк китап укыйм, шуңа күрә август – яраткан аем.
Уңышсызлыкка дучар булмаячагыма ышансам, инглиз телен өйрәнә башлар идем. Дәреслекне кулга алган саен, аны беренче тапкыр ачам кебек.
Элегрәк, биш елны мин күп вакыт дип уйлый идем. Хәзер, әлбәттә, аның сизелмичә үтеп китәчәген, күп нәрсәләр үзгәрмәячәген беләм. Үземне бераз мөстәкыйльрәк итеп һәм, ниһаять, кешеләргә ярдәм итүче буларак күрәм. Көнем гадәти узар дип уйлыйм: йокыдан тору, эшкә бару, өйгә кайту. Ял көннәрендә, ялларда һәм бәйрәмнәрдә генә башкача булырга мөмкин. Иң мөһиме, көн тәртибе түгел, ә үзеңне бәхетле итеп тою.

Анастасия ИВАНОВА, 20 яшь, Казан дәүләт мәдәният институтында сольный халык җыры, вокал буенча педагог белгечлегенә укый:
— Имтиханнарны «5»легә тапшырам. Максатым — уку елын «алтын сессия» белән тәмамлау. Мәктәптән үк калган бер генә ырымга ышанам: кабинетка уң аяк белән керсәң, уңыш була.«Каникул» сүзен ишетүгә, авылдагы ваемсыз җәй күз алдына килә. Үз авылым Тәмтене (Теләче районы) искә төшерәм. Авылда туганнар белән җыелабыз, велосипедта йөрибез, авыл киченең рәхәтен тоеп ял итәбез. Имтиханнарны тапшырганнан соң, быел авылда ял итәргә, дусларым белән очрашырга һәм җәйне күңелле итеп үткәрергә планлаштырам.
Технологияләр чорында безнең буынның төп илаһи көче — бөтен дөньяга үз халкыбызның мәдәниятен күрсәтү. Үзебезнең керәшен тамырларыбызны онытырга тиеш түгел, шуңа күрә җыруларны, йола һәм биюләрне күп кешеләр күрерлек итеп, социаль челтәрләргә тарата алабыз. Россия көне уңаеннан видео урнаштырдым, анда мин милли керәшен киеменнән идем. Ул бөтен дөнья буйлап таралды. Башка илләрдә яшәүчеләр дә язып, бәйрәм белән котладылар. Өстемдәге киемнең кайсы милләтнеке икәнен сораучылар да булды. Технологияләр чорында дөньяга керәшен мәдәниятен киң колач белән күрсәтә алабыз. Бу — безнең буынның тарихны саклап, аны бөтен кешегә ишеттерү мөмкинлеге. Үткәнебезне белеп, бүгенге көндә шул мирасны заманча ысуллар белән тарату — чын көч.
Уңышсызлыкка очрамаячагымны төгәл белсәм, табигый тукымадан уенчык, шул исәптән милли киемнәрдәге курчаклар ясар идем. Алар гади генә уенчык түгел, ә хәтер сакчылары булыр иде. Аларны балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә бүләк итәр идем.
Киләчәктә үземне бишек җырларын җырлаучы әни, илһамландыручы хатын һәм Татарстанда танылган артистка итеп күрәм.

Станислав СЕМЁНОВ, 19 яшь, Казан дәүләт аграр университеты студенты:
— Сессия вакытында күбрәк планлаштырып, темаларны акрынлап кабатлыйм. Имтихан алдыннан сынамышларга ышанам, алар чын имтиханга якынрак формада булгач, нинди сораулар килергә мөмкин икәнен аңларга ярдәм итә.
Имтиханнардан соң, җәйне актив һәм файдалы итеп үткәрергә җыенам. Берничә көнен авылымда — Питрәч районындагы Керәшен Сәрдәсендә туганнарым белән үткәрергә, елгада йөзәргә, урманда йөрергә уйлыйм. Шулай ук, яңа тел өйрәнергә яки кызыклы курс үтәргә дә вакыт табарга тырышачакмын.
Безнең буын мәгълүматны тиз эзләп таба һәм аны анализлый белә. Интернет һәм технологияләр ярдәмендә, берничә секунд эчендә дөньяның төрле почмакларындагы кешеләр белән аралаша алабыз, төрле телдәге чыганаклардан мәгълүмат алабыз, проектларны онлайн бергәләп башкарабыз. Әби-бабайларга бу кадәр тизлектә һәм масштабта мәгълүмат алу мөмкинлеге булмаган.
Әгәр начар нәтиҗәдән курку булмаса, үз онлайн-курсымны яки белем бирү платформасын башлар идем. Кешеләргә кызыклы темалар буенча кыска видео дәресләр, тестлар һәм практик биремнәр тәкъдим итәргә булыр иде. Мәсәлән, уен рәвешендә чит тел яки көндәлек тормышта файдалы булган күнекмәләр өйрәтергә мөмкин.
Биш елдан соң көнем шактый актив, ләкин тыныч ритмда үтәр дип күз алдына китерәм: иртән табигатьтә йөреп, соңрак онлайн проектлар белән эшләп, кешеләр белән фикер алышып. Кичләрен сәнгать, музыка яки спорт белән шөгыльләнеп. Һәр көн үзеңне үстерү, башкаларга ярдәм итү һәм шатлык китерү белән тулы булыр.

Анжела ЧУКТИЕВА, 19 яшь, Казан шәһәренең Н. И. Фешин исемендәге сәнгать училищесында скульптор белгечлегенә укый:
— Безнең уку йортында сессия гадәттәгечә узмый. Семестр дәвамында башкарган эшләргә «просмотр» оештырабыз. Нинди дә булса предмет буенча имтихан тапшырабыз, мәсәлән, сәнгать тарихыннан яки пластик анатомиядан. Сессия яхшы узды. Имтихан алдыннан бер традициям бар: чиркәүгә барып шәм куям. Сынау көнендә иртәрәк торам. Шул рәвешле, үземне тыныч хис итәм һәм комиссия карарын җиңелрәк кабул итәм.
Каникул — ниндидер җиңеллек һәм ирек хисе. Нәкъ менә иҗат планында: линогравюра яки берәр агач эшенбар күңелемне биреп эшли алам. Булачак һөнәре иҗатка бәйле студент буларак, «ял» сүзен оныттым. Ләкин зарланмыйм, чөнки хезмәтне яратам. Уку барышында төрле проектта катнашканлыктан, җәй көне ял итәсем килә.
Илаһи көчкә килгәндә, ул — җайлашу, төрле өлкәдә тиз ориентлашу. Элек кеше укып чыккач, гомер буе шул һөнәр буенча эшләргә тиеш дип санаганнар. Җәмгыятьтә элек кабул ителгән андый нәрсәләргә безнең буын буйсынмый. Яңа үрләр яуларга омтылабыз, башка кеше фикере безне әллә ни борчымый. Үзебезне чикләргә кирәкми.
Уңышсызлыкка очрамаячагымны белсәм, интернет блогта актив тормыш алып барыр, үз эшемне зур акчага сатар идем. Минем кебек иҗат кешеләренә эшебезне күзәтеп торучы һәм хезмәтебезне сатып алырга әзер кешеләр даирәсе кирәк. Элек скульптура факультеты студенты тормышы турында блог алып барган идем. Кызганыч, бу эшне ташладым, ләкин аны яңадан актив алып барырмын дип ышанам.
Киләчәктә белемемне Мәскәү яки Санк-Петербургтагы югары уку йортында скульптура юнәлешендә дәвам итәргә уйлыйм. Мөгаен, төнгә кадәр сәнгать мастерскоемда эшләп, өйгә йокларга гына кайтып, икенче көнне эшемне дәртләнеп дәвам итәр идем. Мин, чыннан да, сәнгать эше белән «чирлим», шуңа күрә үземне бу һөнәрдән аера алмыйм. Ул мине чолгап алган. Үз юлын тапканнар — җир йөзендә иң бәхетле кешеләр, дип саныйм.

Аркадий УМНОВ, 19 яшь, Казан авиация институты студенты:
— Мин үзем Тукай районының Мәләкәс авылыннан. Институтта очу аппаратларын һәм двигательләрне техник эксплуатацияләү юнәлешендә укыйм. Бу семестрда сессия тиз үтте. Казанда «Россия-АСЕАН» саммиты узу сәбәпле, барлык зачётларны һәм имтиханнарны бер атна алдан тапшырырга туры килде.
Балачактан ук белгән сынамышларга ышанам. Мәсәлән, үкчә астына биш сумлык тәңкә салу, аудиториягә сул аяктан керү, һәр имтиханга һәм зачётrа бары тик бер киемдә барe.
Имтиханнарны биргәч, җәйне күңелле үткәрәсе килә. Шулай ук, акча эшләргә дә телим. Шушы ике варианттан мин әлегә икенчесен сайлыйм. Дусларым белән каядыр барып, алар белән дә вакыт үткәрәсе килә.
Миңа калса, безнең буын башта эшне ничек җиңеләйтергә икәнлеге турында уйлый, ә өлкән буын шунда ук аны башкара башлый.
Әгәр дә уңышсызлыкка очрамавымны белсәм, берәр бизнеска алыныр идем. Үземнең сәламәтлегемне ныгытыр, физик яктан чыныгыр өчен, фитнес үзәк тә ачарга телим,
Биш елдан соң үземне самолётларга һәм двигательләргә техник хезмәт күрсәтү буенча инженер итеп күрәм.

Дарья Дементьева, КФУ студенты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев