Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Белоруссиягә сәяхәт: Минскидагы музей, Брест крепосте, соңгы герой

Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылыннан Лариса ӘХМӘТШИНА Белоруссиядә сәяхәттә булып кайткан. Анда күргәннәрен безгә дә сөйләде.

Пётр Гаврилов күрсәткән батырлыктан чыгып, Белоруссиядә керәшеннәр турында беләләр, горурланып сөйлиләр. Белоруссиядәге сәяхәттә тагын бер тапкыр шуңа инандым: кайда гына йөрсәк тә, безнең һәрберебез — халкыбызның бер кисәге. Бер кешенең эшләгән эшенә, кылганнарына карап, тулы бер милләткә, халыкка, кавемгә бәя бирәләр.

Зәңгәр тышлы китап

Безнең буын сугыш турындагы китаплар укып, кинолар карап, сугыш геройлары үрнәгендә тәрбияләнеп үсте. Без үскәндә әле авыл клубларының фойесында һәм китапханәләрдә сугыш ветераннарының күкрәк тутырып медаль-орденнарын тагып төшкән фотоларыннан стендлар тора иде. Шул ук дәдәйләрне без урамнарда күрәбез, алар белән исәнләшеп үтәбез. Уку елы барышында аларның әле берсе, әле икенчесе класс сәгатьләренә килә, безгә сугыш турында сөйлиләр, яхшы укырга, илгә файдалы кешеләр булырга кушалар. Җиңү бәйрәмендә һәйкәл янында үтә торган минтингларда шул ук дәдәйләр, бәйрәмнәрдә генә кия торган пинҗәкләренә орден-медальләрен тагып, үзләре өчен әзерләнгән эскәмия-урындыкларны тутырып, тезелешеп утыралар иде. Аларның сафлары сирәгәймәгән иде әле без үскәндә…

Атна саен китапханәгә йөрибез, әдәби китапларны ташып кына торабыз, дәрес әзерләгән сылтау белән дәфтәр-дәреслекләр астына качырып, әдәби китап укыйбыз. Яңадан озак кына шул китаптагы вакыйгалар турында уйланып йөрисең. Күрәсең, тормыш тәҗрибәбез аз булгангадыр инде, безнең әле ныгып җитмәгән аңыбыз китаплардагы вакыйгаларны бик үк кабул итеп тә бетермәгәндер. Шулай да балачакта укыганнарның бик күбесе бүген дә истә, алар хәтергә уелып калып, гомер буена озата барды.

Бүген сүзем бала чакта укыган һәм онытылмаган әнә шундый китапларның берсе турында. Ник диганда, мин язачак төп вакыйга белән ул турыдан-туры бәйле. Өченчеме, дүртенчеме класста укыган вакыт. Китапханәгә чираттагы баруларның берсендә бик калын булмаган китап алып кайттым. Зәңгәр тышлы, тышына кызыл белән язылган, авторы инде истә түгел. Китап, әлбәттә инде, татар телендә. Анда тыныч кына яшәп яткан хәрби шәһәрчеккә таң алдыннан фашистларның бәреп керүе, сугыш башлануы турында язылган иде. Халыкның булдыра алганча каршылык күрсәтүе, хәрбиләрнең соңгы сулышларына кадәр сугышулары. Шулар арасында исем-фамилиясе рус булган бер кешенең соңгы пулясына кадәр сугышуы, ат абзарына кереп качуы, шунда, ачлыктан, ат улагына каткан апараны кырып ашавы турында язылган иде. Хәлсезлектән, сусызлыктан, ачлыктан ул аңын югалта һәм аны, аңсыз халдә, фашистлар табып ала. Ниндидер хикмәт белән генә атып үтермиләр, киресенчә, үзләренең госпиталенә урнаштыралар һәм аны шушы фашистлар госпиталендә эшләүче әсир совет врачлары аякка бастыра. Аннан инде әсирлектәге тормыш башлана…

Китапны укыганда, минем өчен иң гаҗәбе менә нәрсә булды: исем-фамилиясе рус булган шул герой китапта татар дип язылган иде. Күрәсең, ул вакытта минем кечкенә аңым геройның үзем белән бер кавемнән — керәшен булуын, үзем дә рус исем-фамилиясен йөртүемне, бу керәшенлекнең бер үзенчәлеге икәнен ачыклап бетерәлмәгәндер.

Еллар узган саен, әлбәттә, мин Брест крепосте, андагы кешеләрнең тиңдәшсез батырлыгы, алар арасында керәшен кешесе дә булуын һәм ул батыр сугышчыының Советлар Союзы Герое Пётр Михайлович Гаврилов икәнен белдем. Шунда минем аңым балачакта укыганнар белән еллар дәвамында белгәннәремне бергә тоташтырды: бала вакытта укыган әлеге китап Герой-крепость Брест һәм батыр керәшен егете Пётр Гаврилов турында булган икән!

Ә милләттәшем, батыр карендәшем белән горурлану хисләре, әлбәттә, еллар белән килде. Горурлык белән бергә, Пётр Гавриловның тормыш юлы белән кызыксыну, аның турында күбрәк беләсе килү һәм, һичшиксез, Брест крепостен барып күрәсе килү теләге көчәйде. Ниһаять, быел июль аенда миңа Белоруссиягә, Брест крепостенә сәяхәт кылу мөмкин булды. 

Минскидагы музейда

Белоуссияне сугыш вакытында тулысы белән фашистлар басып ала, һәр өченче кеше үлә яки хәбәрсез югала. Иң көчле партизан хәрәкәте монда оеша. Шуңа да Белоруссиядә сугыш хатирәләрен, батырларның исемнәрен кадерләп саклыйлар. Минск уртасында бинасы белән дә, экспонатлары һәм эчтәлеге белән дә зур булган Бөек Ватан сугышы музее ачканнар. Анда сугышның бөтен яклары да күрсәтелгән. Ниләр генә юк анда! Бөтен экспонатлар — сугыш афәтен узган табылдыклар. Дөресен әйтергә кирәк, гетто, әсирлек турындагы залларны караганда, күңелгә бик-бик авыр булды. Музейның соңгы залларыннан берсендә Белоруссия җирен азат итүдә катнашкан хәрби частьлар һәм Белоруссия җирен азат итүдә катнашкан өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган батыр егет-кызларның исемнәре дивардагы мәрмәр плитәләргә алтын хәрефләр белән язылган. Алар арасында очучы хатын-кызларның гвардия Тамань полкында хезмәт иткән батыр якташларыбыз — карендәшебез Ольга Санфирова белән Мәгубә Сыртланова исемнәре дә бар. Таныш исемнәрне күрү шунда ук күңелдә горурлык хисләре уятты.

Белоруссияда беренче көн Минск шәһәре белән танышып үтте. Күзгә ташланганы — бөтен җирдә чисталык. Урамнарда бер генә чүп тә күрмәссең, чүп савытлары янында бер бөртек көнбагыш чүбе дә юк. Чүп контейнерлары яңа гына заводтан китереп куйган шикелле ялт итеп тора, алар иртән дә, кичтән дә буш. Бөтен җирдә үлән чабылган, кая гына карасаң да тип-тигез: шәһәр эчләре дә, урман буйлары да, юл читләре дә, авыл урамнары да күкәй тәгәрәтеп уйнарлык. Бездәге шикелле биек коймалар күренмәде. Авыллар яныннан үткәндә, шул күзгә ташлана: коймалар тәбәнәк кенә, бөтен ишегаллары уч төбендәгедәй күренеп тора, ихаталар каралган. Безне озатып йөрүче гидтан моның серен сорагач, җавап мондый булды: «Бездә халыкның менталитеты шундый, белоруслар — бик чиста, пөхтә халык. Белоруссиядә гомергә тәртип һәм чисталык булды, әле Советлар Союзы чорында да».

Брест крепостенда 

Икенче, өченче көннәр тарихи крепостьлар белән танышуга багышланды. Шәһәрләр, крепостьлар арасын үткәндә, һәрвакыт сүз сугыш, ул китергән бәла-каза, җимерекләр, сугыш батырларына барып тоташты. Мин тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: Белоруссиядә кем турында гына сөйләсәләр дә, аның милләтен әйтеп сөйлиләр. Шунда ук күңелеңдә үз милләтең, милләттәшең өчен горурлык хисләре уяна. Пётр Гаврилов исемен гидыбыз, әле Брестка барганчы ук, башка шәһәрләргә барган юлда берничә тапкыр телгә алды. Татарстаннан, Әлбәдән авылыннан булуын да, милләтен дә әйтте. «Он был крещенным татарином», — диде. Автобус туктап торганда, мин гидыбыз янына килеп, үземнең Татарстаннан икәнемне, Гавриловның милләттәше икәнемне әйттем һәм безнең халык үзен «керәшеннәр» дип йөрткәнен, «керәшен татарлары» дигән атаманың башкалар тарафыннан бирелгән булуын әйттем. Икенче юлы сөйләгәндә, ул инде, минем сүзне кулланды. «Мы знаем этого народа как крещенных татар, а вот мне подсказали, оказывается, это народ называется «кряшенами», благодарю за информацию», — диде.

Дүртенче көнне без Брест крепостена килдек. Монда мин үзем өчен ачыш та ясадым: Брест ул крепость кына түгел, ә бәлки шәһәр дә икән. Герой-крепость Брест шәһәре янында урнашкан икән бит! Шәһәр ярыйсы гына зур, 2025 елның январена Брест шәһәрендә 361 меңнән артыграк кеше яшәве билгеле. Кайчандыр крепость белән шәһәр арасында күпмедер ара булган, крепостьта хәрби гарнизон урнашкан. Хәзер инде шәһәр белән ныгытма кушылган диярлек, алар арасында күпер генә бар. Гидыбыз: «Перед нами Герой-крепость Брест», — диюгә йөрәкләр ешрак тибә башлады. Крепостьны уратып алган балчык валны казып, туристларга керү урыны ясалган. Капка кебек ясалган бу урынның өске ягына йолдыз уелган тимер өслек куелган. Аның астыннан үткәндә, самолетлар чинап очкан, пулеметтан аткан тавышлар ишетелә, Юрий Левитанның сугыш башлануы турындагы хәбәре ишетелә һәм «Священная война» җыры яңгырый. Шушыларны ишетү үзе үк монда килүчеләрне рухи яктан ишетәсе мәгълүматка әзерли. Ә алар коточкыч! Сугыш эзләрен саклаган җимерекләр, стеналар, исемнәре билгеле булган һәм исем-фамилияләрен ачыклый алмыйча җирләнгән каберләр, һәйкәлләр... 

1941 елның 22 июнь иртәсендә крепостьта булган өч меңнән артык кешенең меңнән артыгы гына табылган, җирләнгән. Төп монумент янында — аларның каберләре. Фамилияләреннән күренгәнчә, анда төрле милләт кешеләре ята, араларында татар фамилияләре дә бар. Гаиләләре белән җирләнүчеләр бар, «неизвестный» дип язылганнары каберлекнең яртысы диярлек. Ике меңгә якын кеше табылмаган... Гаҗәп тә түгел, чөнки фашистларның миномёт утларыннан хәтта кирпеч стеналар эреп күмергә әйләнгән, ул эрегән ташлар музейда саклана…

Соңгы герой

Музейлар дигәннән, алар монда берничә. Музейларга куелган экспонатлар буенча сугышның беренче көннәрендәге вакыйгалар аларда төрле яклап яктыртыла. Барысында да карендәшебез Пётр Гаврилов турында сокланып та, горурланып та сөйлиләр. Безнең Татарстаннан, Гавриловның якташлары икәнлегебезне әйткәч, яшь кенә экскурсовод кыз безгә бөтен төркемебез алдында рәхмәт әйтте. «Крепостьның соңгы герое, соңгы яклаучысы», — диләр батыр карендәшебез турында. Крепостьта фашистларга пленга төшкән иң соңгы кеше була ул, сугыш башланып бер ай үткәч, 23 июльдә, аны аңсыз хәлдә һәм авыр яраланган килеш фашист солдатлары табып ала. Шунысы гаҗәп, ни өчендер аны атмыйлар, шунда ук үзләренең госпиталенә озаталар. Ә госпитальдәге кулга алынган совет врачлары аны дәваларга алына. 
Менә бу урында Гавриловны госпитальдә дәвалаган табиб Воронович истәлекләре белән танышыйк. Экскурсовод кыз безне таныштырган әлеге сүзләрне мин интернеттан таптым һәм үзгәртмичә алдым: «...пленный майор был в полной командирской форме, но вся одежда его превратилась в лохмотья, лицо было покрыто пороховой копотью и пылью и обросло бородой. Он был ранен, находился в бессознательном состоянии и выглядел истощённым до крайности. Это был в полном смысле слова скелет, обтянутый кожей. До какой степени дошло истощение, можно было судить по тому, что пленный не мог даже сделать глотательного движения: у него не хватало на это сил, и врачам пришлось применить искусственное питание, чтобы спасти ему жизнь. Но немецкие солдаты, которые взяли его в плен и привезли в лагерь, рассказали врачам, что этот человек, в чьём теле уже едва-едва теплилась жизнь, всего час тому назад, когда они застигли его в одном из казематов крепости, в одиночку принял с ними бой, бросал гранаты, стрелял из пистолета и убил и ранил нескольких гитлеровцев».

Ныклык, олы җанлылык үрнәге

Пётр Михайлович турында да, Брест крепосте турында да теләгән кеше интернеттан кирәкле мәгълүмат таба ала, әлбәттә. Аның тормыш юлы тулысы белән өйрәнелгән. Экскурсовод кыз сөйләгәндә, мине аның тормышындагы берничә зур вакыйга тетрәндерде. Брест крепостена хәрби хезмәткә ул сугыш алдыннан диярлек кенә күчерелә. Монда ул өйләнә һәм, гаиләле булу белән үк, Гавриловлар гаиләсе Коля исемле ятим бер малайны уллыкка ала. Сугыш башлану белән, аның хатыны Екатерина белән Коля фашистларга әсирлеккә эләгәләр, ләкин аларга ыгы-зыгы вакытында тоткынлыктан качарга мөмкинлек туа һәм алар Брест өлкәсендәге ерак бер авылга барып чыгалар, шул авыл кешеләре аларны үзләрендә качырып, яшәтеп калдыралар. Берникадәр вакыттан соң, Коля партизаннарга кушыла һәм сугыш азагына кадәр партизан отрядында сугыша. Сугыш беткәч, ул Армия сафларына хезмәткә алына. Шулай итеп ана белән ул бер-берсен югалталар. 1952 елда Екатерина Гавриловага инсульт була һәм аны инвалидлар йортына урнаштыралар. Пётр Михайлович исә аларны сугышның беренче көннәрендә үк үлгәннәрдер дип уйлый. Фашист тоткынлыгыннан, совет төрмәләреннән котылып кайтып, туган ягында аңлау һәм таяныч тапмагач, ул Краснодар ягына чыгып китә, шунда яши, төрле эшләрдә эшли, үзе шикелле үк сугыш, тоткынлык газапларын үтеп исән калган бер хатынга өйләнә.

Брест крепосте, андагы халыкның тиңдәшсез көрәше һәм батырлыгы турында 1950 елларда совет язучысы Сергей Смирнов очраклы рәвештә генә ишетә һәм эзләнүләрен башлап җибәрә. Эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, сугыш башланганда крепостьта булган һәм исән калган кешеләр табыла, 1956 елда аларның барысын да Брест крепостена җыялар, тантаналы очрашу-митинг үткәрелә. Ул очрашуга Пётр Гаврилов та килә. Музей стендларының берсендә шул очрашу-митингның фотосы бар, рәт-рәт тезелеп килгән крепостьне саклаучыларның алгы рәтендә карендәшебез дә бар, ул анда хәрби киемдә, беренче рәттә бара. Менә шул очрашуга килгәч, Пётр Михайлович үзенең хатыны һәм улының исән икәнлеген ишетә. Ул беренче хатынын инвалидлар йортыннан үзенең яңа гаиләсенә тәрбиягә алып кайта. Екатерина соңгы көненә кадәр үзенең ире һәм аның хатыны тәрбиясендә яши. Моның өчен никадәр кешелеклелек, олы җанлылык, йөрәгең тулы ярату кирәк. Екатерина Гаврилова ире гаиләсендә берничә ай гына яшәп кала, сугыш михнәтләре һәм авыруы аркасында ул вафат була, 

Ни кызганыч, Екатерина тәрбиягә алган улы белән дә күрешә алмый кала: Коля Армия сафларыннан әнисе вафатыннан соң гына кайта ала.
СССР Югары советы Указы нигезендә, Пётр Гавриловка 1957 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә, шулай ук, ул «Алтын йолдыз» медале һәм Ленин ордены белән бүләкләнә. Илнең бик күп җирләренә очрашуларга йөри, җәмәгать эше белән бик актив шөгыльләнә. Илгә аның батыр исеме кайта, Краснодарда яңа йорттан яхшы квартир ала, тормышы җайлана, тик... Тик аның күңеле дәһшәтле көннәр кичергән крепостьта кала һәм ул үзен, вафатыннан соң, Брест крепостенда җирләргә куша. Батыр карендәшебез 1979 елның 26 январенда Краснодар шәһәрендә вафат була. Үзенең васыяте буенча, аны зурлык, данлык белән, Брест крепостенең Гарнизон зиратына җирлиләр. 

Крепость музеенда батыр карендәшебез турында тыңлаганда да, аның фотосы һәм шәхси әйберләре янында басып торганда, фотога төшкәндә, кабере янында бер минут тын торганда да аңлатып бетерә алмаслык хисләр кичердем. Монда тетрәнү дә, кызгану да, горурлык та — барысы да бар иде. Тагын бер тапкыр шуңа инандым: кайда гына йөрсәк тә, безнең һәрберебез — халкыбызның бер кисәге. Бер кешенең эшләгән эшенә, кылганнарына карап, тулы бер милләткә, халыкка, кавемгә бәя бирәләр. Пётр Гаврилов — керәшеннәрнең йөз аклыгы, горурлыгы. Ул күрсәткән батырлыктан чыгып, Белоруссиядә керәшеннәр турында беләләр, горурланып сөйлиләр, хөрмәт итәләр, истәлекләрне кадерләп саклыйлар. Экскурсовод кызның туристлар төркеме алдында миңа рәхмәт әйтүе — ул халкыма рәхмәт сүзләре булды. Рәхмәт сиңа, халкым! Рәхмәт сиңа, керәшеннәрнең батыр улы, карендәшем Пётр Гаврилов. 

Лариса ӘХМӘТШИНА.
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев