Хәбәрләр

Балалар өчен БИБЛИЯ

Керәшен духовная миссиясе әзерләгән кенәгәдән алып бирелә.

Кешенең элеккеге нәселе

Адәм атаның элекеге улы Каин атлы булган, икенчесе Авель атлы. Каин — иген игүче, Авель сарык көтүче булган. Бер көнне алар икесе дә Аллага корбан китергәннәр. Каин — ашлыктан, Авель сарыгының элекеге туган бәрәнен китергән. Алла аларның күңелләрен күреп, Авельнекен кабул алган, Каинныкын кабул алмаган. Шуңар көнчелеге килеп, Каин Авельне үтергән. Авельне үтергәне өчен Алла Каинны каһәрләгән, шуннан соң Каин бер дә тыныч урын таба алмаган. 

Алла Адәмгә Авель урынына өченче ул Сифны биргән. Сиф изге булган. Аның нәселе дә яхшы кешеләрдән булган. Каин нәселе усал кешеләр булганнар. Сиф тумалары арасында иң изге Енох атлы кеше булган. Ул шул хәтле Аллага яраулы булган, аны Ходай тереләй күккә алган. Сиф тумалары Каин тумаларыннан кыз алып, тора-бара бар кешеләр дә бозылып беткәннәр, тик бер Ной гына дөрес торып, Алланың изгелеген тапкан.

Җирне су басу

Дөньядагы кешеләр азып бозылгач, аларның барын да Алла су белән бастырып үтерткән, булган җир өстендә ни бар барын да су белән бастырган. Тик Ной белән җәмәгате, изге торганын күреп, Алла суга батырмый калдырган. 

Алла Нойга «зур көймә яса» дип алдан әйткән. Җир өстен су басар алдыннан Ной бар җамагатен алып көймәгә кергән. Алла кушкан буенча, анда һәр төрле туардан, киекләрдән, кошлардан берәр куш, кайсылардан җидешәр куш алып кергән. Бары да шунда котылганнар, су беткәннән соң һәркайсы көймәдән чыкканнар. Көймәдән чыккач, Ной котылганына тау итеп, Аллага корбан китергән. Алла аны кабул алып, аңар: «Моннан болай җирне су басмас», — дигән.

Ной уллары

Нойның Сим, Хам, Иафет атлы өч улы булган. Бар кешеләр дә алардан үрчегәннәр. Хам үз атасын санламаган, аны кадерсез иткән. Шуның өчен атасы аны каһәрләгән. Хамның нәселе дә усал булган. Тора-бара Сим белән Иафетның тумалары күңелләре бозылып, чын Алланы оныта башлаганнар, Алла урынына кояшка, айга, бүтән нәрсәләргә табынганнар.

Кешеләрнең телләре саташуы

Кешеләр бар да бер кешедән генә туа килгәнгә күрә, телләре дә бер төрле икән. Бер багытта алар җыелышып, олысымакланып, усал уй белән кала сала башлаганнар. Анда күккә терәлерлек бер биек манара салырга тотынганнар. Алла бу эшләрен ошатмаган, аларның телләрен саташтырган. Алар бер-берсенең сүзен аңлый алмагач, каланы да, манаралар да сала алмаганнар, аннары төрле якка таралышканнар. Шулай итеп, һәрберсе үзләренчә сөйләшә торган халыклар булганнар. 
(Дәвамы бар.)


Нет комментариев