Албай авылының актив, матур гаиләсе — Любовь һәм Геннадий Мишуриннар
Мамадыш районының Албай авылыннан булган Мишуриннар икесе дә туган җирләрен яратып, мәдәнияттә дә, гаиләдә дә бердәм булып, гөрләтеп яшиләр.
Геннадий Алексеевич авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Яшь вакытта агроном булып эшли башласа да, ахыр чиктә, ул да мәктәп юлын сайлый. Экономист, колхоз председателе булып эшләгән, балалар бакчасын җитәкләгән. Хәзерге вакытта да мәктәптә информатика дәресләре укыта, клуб белән җитәкчелек итүне дә үз өстенә алган тырыш кеше ул, мәгариф өлкәсе отличнигы.
Любовь Михайловна — китапханәче дә, 40 ел буе тәрбияче дә.
«Укытучы һөнәрен сайлавымны төгәл белә идем. Мама, папа безгә һәрвакыт үрнәк булды. Алабуга педагогия институтында, әнием кебек, татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә укыдым. Мәктәптә 10 ел белем биргәннән соң, Албай авылы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым», – дип сөйләде Любовь Мишурина.
Озак еллар бу өлкәдә эшләве югары бәяләнә. Любовь Михайловна, яшь пе дагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен, Татарстан мәгәриф министрлыгының «Мактаулы остаз» дигән мактау билгесе белән бүләкләнгән, медаль тапшырганнар.
Алар үзләре дә ике бала үстергәнннәр. Укытучы һөнәрен сайлаган кызлары да, уллары да — бүгенге көндә республика күләмендә зур уңышларга ирешкән мактаулы педагоглар.
Мәктәп укучысы һәр көнне ниндидер яңалык көтә. Фәннәрне кызыксынып укысыннар, дәресләргә яратып йөрсеннәр дисәң, укытучыга балалар белән бер дулкында йөзәргә кирәк. Владимир һәм Ульяна — заман белән атлаучы әнә шундый яшь укытучылар.
Владимир Мишурин Казанда математика һәм физика укыта. Шәһәркүләм «Ел укытучысы-2017» шәһәр бәйгесе җиңүчесе дә әле ул. Эшли башлаган елларны укытучы булуына бераз шикләнебрәк караса да, еллар узу белән мәктәп аны үзенә ныграк тарта.
Кызлары Ульяна Алабуга шәһәрендәге «Университет» мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев