Идел буе халыкларының мәдәнияте бик күптөрле һәм үзенчәлекле.
Озак еллар төрле халык бергә яшәү һәм тыгыз аралашу сәбәпле, алар арасында гомуми үзенчәлекләрне һәм охшашлыкларны күрергә мөмкин. Ләкин һәр төркемнең биюдә дә, җырда да үз башкару манерасы, хәрәкәтләр комбинацияләре, аш-суда да үз үзенчәлеге бар.
Боларны истә тотып, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында «Чабата» халык биюе буенча мастер-класс үткәрелде. Биюнең барлык элементлары авыл халкының көндәлек тормышыннан алынган, мәсәлән: бөртек сугу, чигү.
Арча районының Сәрдебаш авылында чүлмәкләр бәйләү буенча мастер-класс узган. Соңгы вакытта ясалма ротанг дигән материалдан кәрзиннәр һәм төрле җиһазлар үрү популярлаша бара. Ротанг суга, кояш нурларына чыдам материал булуы белән дә отышлы. Үрелгән кашполарны нигездә, гөлләр, чәчәкләр утырту өчен кулланалар. Ясалма ротангтан чүлмәк ясау процессы берничә төп этапка бүленә: нигез әзерләү: каркас буларак, гади пластик чиләкләр яки төзелеш өчен кулланыла торган савытлар файдаланалар. Үлчәү һәм тишү: Полиротангны ныгыту өчен, пластик савытның өске һәм аскы өлешләренә шөреп төшергеч ярдәмендә терәк баганалары өчен тишекләр тишелә. Баганалар һәм нигез бәйләү: Башта каркасны тәшкил итүче вертикаль тасмалар (баганалар) үткәрелә, аннары төрле техникалар кулланып, әйләнә буенча горизонталь бәйләү башкарыла.
Балык Бистәсенең Шеморбаш авыл китапханәсендә «Сәламәтлек һәм озын гомер серләре» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате узды. Әңгәмәдә сәламәт яшәү рәвешенең нигезләре турында сүз барды. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен эш һәм ялның оптималь режимы, баланслы туклану, җитәрлек хәрәкәтчәнлек, начар гадәтләрнең булмавы, шулай ук тормышны позитив кабул итү кирәклеге турында сөйләнде. Катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше, аның компонентлары, файдалы гадәтләр турында кызыклы фактлар белделәр.
Китапханә укучылары игътибарына «Озын гомер серләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда дөрес туклану, дәвалау физкультурасы, яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдасы, туклану культурасы, шатлыклы һәм озын гомер итү, сәламәт булу буенча киңәшләр бирелгән могҗизалы диеталар турындагы китаплар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар үзләренең озын гомер, сәламәт туклану серләре белән уртаклаштылар.
Фотолар мәдәният йортларыннан
Нет комментариев