Хәбәрләр

Артём Сабаев: «Беренче баламны кулыма алгач, елап җибәрдем»

Әтиләр – гаиләнең саклаучысы, яклаучысы. Бала өчен дә абруйлы зат – әти кеше. Зәй районының Сәвәләй авылынан Артем Сабаев үз балалары турында сөйләде.

Артём Сабаевка 41 яшь. Ул  –  3 бала атасы.

— Балачагым бабам тәрбиясендә узды. Ул оста кеше иде: тегермәнче дә, балта остасы да, итек басучы да булды. Миңа: «Заманалар үзгәрәчәк, бу сезгә кирәк булмаячак», — дип, бу һөнәрләрен өйрәтмәсә дә, гел «кеше бул» ди торган иде. Бабам миңа тормышның төп кагыйдәләрен сеңдерде: ятьмәләр үрергә, балыкчылыкка, йорт эшләренә өйрәтте. Балачак хатирәләремнән иң истә калганы — бабай белән балыкка йөрү. Бәләкәй чакта милиция хезмәткәре булырга хыяллана идем. Урамда җыелышып футбол, волейбол уйный идек, кич утырулар да хәтердән китми.

Өйләнеп, әти булгач, дөньяга карашым тамырдан үзгәрде. Җаваплылык артты, һәр адымымны уйлап ясый башладым. Беренче баламны кулыма алгач, хисләремне тыя алмыйча, елап җибәрдем. Хәзер дә истә: хатыным чәчтарашка киткәндә, сабыйлар белән ялгыз калу минем өчен зур сынау иде. Аларның ни теләгәнен аңламыйча, аптырап калган чаклар күп булды. Ләкин ир кеше хатынына һәрвакыт терәк булырга тиеш дип саныйм. Мин балаларым өчен дус та, таяныч та, кирәк чакта таләпчән әти дә булырга тырышам.

Хәзерге заманда балаларны гаджетлардан аерып, хезмәткә өйрәтү җиңел түгел. Шулай да, «эшле кеше — ашлы» дип, аларны кечкенәдән үк хезмәт сөяргә өйрәтәбез. Өйдәге эшләрне дә, учакта тәмле ризыклар пешерүне дә бергә башкарабыз. Өч балабызның да үз холыклары, үзенчәлекләре бар, мин аларның һәркайсы белән горурланам. Чын әти — үз гаиләсенә таяныч булырлык, балаларын яратучы һәм аларның үсешендә актив катнашучы тәрбияче дип уйлыйм. Минем өчен бәхет — гаиләм белән тату яшәү. Балаларымның киләчәктә үз юлларын табуларын, гаиләле булып, безне оныклар белән сөендерүләрен телим. Иң мөһиме — дөньялар тыныч булсын, калганы үз кулыбызда.


Нет комментариев