Алексий әтей Колчерин Чия Башы турында: «Беренче керәшен священнигы Василий Тимофев бу авылдан»
24 майда Мамадыш районының Чия башы (Никифорово) авылы чиркәвендә, Могҗизалар тудыручы Изге Николай истәлегенә литургия уздырылган иде.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән, чиркәү-керәшен телендәге келәү итү Татарстан митрополиясенең керәшен духовная миссиясе башлыгы, изге Алла Анасының Казандагы Тихвин тәресе храмы настоятеле протоиерей Алексий Колчерин җитәкчелегендә башкарылды.
– Бу авыл безнең өчен бик кадерле. Беренче керәшен священнигы изге әтей Василий Тимофев та шушы авылныкы. Үз халкының, чыннан да, җактыртучысы булган, кешеләрне яраткан, аларга игелек эшләргә тырышкан. Ул – гап-гади кеше, христианин, рус телен өйрәнергә тырышкан, Идел буе халыкларының апостолы булган Николай Ильминскийның укучысы булган. Казанда беренче керәшен мәктәбе ачып, 1860 елларда балаларны Никифороводан укырга алып килгән. Балалар аның белән бергә яшәгәннәр, ул аларга икенче әтиләре урынында булган. Аннан, беренче керәшен священнигы булган, Алла аңа бу юлны күрсәткән. Василий әтейнең бар тормышы Ходайга, халыкка хезмәт итүгә багышланган. Ул гомер буе керәшеннәргә хезмәт иткән. Мәктәпләребез булсын, халык келәүләргә йөрсен, балалар православие динен, үз туган телләрен, үз тарихыбызны белсеннәр өчен тырышкан. Бу – аның бөек казанышы. Аның бәхиллеге белән, Никифоровода храм төзелгән. Бирегә беренче мәртәбә келәүгә килгәндә, приход халкының шушы кечкенә генә, гади генә храмнарын ничек яратканын күрдем. Шушы гадилектә – Алла. Гадилек булган җирдә – Ходайның иминлеге, игелек, тынычлык. Бу храмдагы келәүләр үз телебездә дә булсын иде. Бу мөһим — безнең ышануыбыз, традицияләребез саклансын, безнең дәвамчылар булсын. Ходай бу храмны, бу авылны саклаган. Тынычлык булсын, – дип сөйләде Алексий Колчерин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев