Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Никифорово авылы чиркәвендә бәйрәм келәве булды

Мамадыш районының Чиябаш (Никифорово) авылы чиркәвендә, Могҗизалар тудыручы Изге Николай истәлегенә литургия уздырылды.

24 майда Чиябаш авылының Могҗизалар тудыручы Изге Николай чиркәвенә приход халкы келәүгә җыелды. Бу чиркәү 1895 елны шушы авыл кешесе, беренче керәшен священнигы һәм укытучысы иерей Василий Тимофеевның башлангычы белән, халкыбызга аң-белем таратучы миссионер Николай Ильминский истәлегенә салынган. Сүз уңаеннан, барлык керәшен дөньясы киләсе 2026 елда керәшеннәрнең яктыртучысы, Казан үзәк керәшен мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеевичның тууына 190 ел тулуны билгеләп үтәчәк. 

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән, чиркәү-керәшен телендәге келәү итү Татарстан митрополиясенең керәшен духовная миссиясе башлыгы, изге Алла Анасының Казандагы Тихвин тәресе храмы настоятеле протоиерей Алексий Колчерин җитәкчелегендә башкарылды. 

Келәүдә, шулай ук, Мамадыш округы благочинные игумен Никодим (Шушмарченко), приход настоятеле иерей Олег Малышев, керәшен священниклары — протоиерей Владимир Иванов, иерей Димитрий Сизов, иерей Геннадий Сизов, иерей Илья Минихачев катнашты.

— Бу авыл — безнең өчен бик кадерле. Беренче керәшен священнигы изге әтей Василий Тимофев та шушы авылныкы. Үз халкының, чыннан да, җактыртучысы булган, кешеләрне яраткан, аларга игелек эшләргә тырышкан. Ул — гап-гади кеше, христианин, рус телен өйрәнергә тырышкан, Идел буе халыкларының апостолы булган Николай Ильминскийның укучысы булган. Беренче керәшен укытучысы булган. Казанда беренче керәшен мәктәбе ачып, 1860 елларда балаларны Никифороводан укырга алып килгән. Балалар аның белән бергә яшәгәннәр, ул аларга икенче әтиләре урынында булган. Аннан, беренче керәшен священнигы булган, Алла аңа бу юлны күрсәткән. Василий әтейнең бар тормышы Ходайга, халыкка хезмәт итүгә багышланган. Ул гомер буе керәшеннәргә хезмәт иткән. Мәктәпләребез булсын, халык келәүләргә йөрсен, балалар православие динен, үз туган телләрен, үз тарихыбызны белсеннәр өчен тырышкан. Бу — аның бөек казанышы. Аның бәхиллеге белән, Никифоровода храм төзелгән. Бирегә беренче мәртәбә келәүгә килгәндә, приход халкының шушы кечкенә генә, гади генә храмнарын ничек яратканын күрдем. Шушы гадилектә — Алла. Гадилек булган җирдә — Ходайның иминлеге, игелек, тынычлык. Бу храмдагы келәүләр үз телебездә дә булсын иде. Бу мөһим — безнең ышануыбыз, традицияләребез саклансын, безнең дәвамчылар булсын. Ходай бу храмны, бу авылны саклаган. Тынычлык булсын, — дип сөйләде Алексий Колчерин.

Һәм ул Чиябаш авылы храмын карап-саклап, андагы эшләрне башкарып торучыларга рәхмәт белдерде. Гади прихожаннарны да, үз халкының патриотлары булган Анатолий Иванов, Вадим Никитин исемнәрен дә рәхмәт белән телгә алды.

 

Митрополит Кирилл бәхиллеге белән, игумен Никодим приход попечителе, Россия дәүләт думасы депутаты Анатолий Ивановка, Никифорово авыл җирлеге башлыгы, приход старостасы Сергей Степановка Рәхмәт хаты тапшырды. Могҗизалар тудыручы Изге Николай чиркәвенә һәрьяклы ярдәмнәре өчен, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитинга, эшмәкәр Сергей Поляковка, шулай ук, Лидия Иванова, Алмаз Галиевкә һәм башкаларга грамоталар, Рәхмәт хатлары бирелде.

Бәйрәм уңаеннан, халыкка керәшен духовная миссиясе тарафыннан әзерләп, басытырып чыгарылган «Балалар ӧчӧн Библия» («Библия для детей») китабы тартылды.

Соңыннан приход халкы, священниклар җитәкчелегендә, храм тирәли тәре йөрешенә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев