Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җәйге яллардан соң яңа көчләр һәм идеяләр туплап, көзге сезонны ачарга әзер.
«8 сентябрьдә, җыр-моң сөюче карендәшләребезне мәдәни үзәгебездә көтәбез. Бу кичтә „Казансу“ һәм „Тумар“ ансамбльләре үзләренең иҗат кичәсен тәкъдим итәчәк.
Концертны юкка гына „Сандугач сайрар җир“ дип атамадык: бу кичтә мәдәни үзәгебез чын мәгънәсендә җыр-моңга күмеләчәк. Чара Россиядә яшәүче халыкларның туган телләре көненә багышлана, шуңа, сәхнәдә төрле халыкларның моңлы җырлары яңгыраячак. Көзне бергәләп, җырлап-биеп, күңелле итеп каршылыйк», — ди мәдәни үзәк хезмәткәрләре.
Бу концерт кына түгел, ә дуслык һәм бердәмлек бәйрәме. Төрле милләт вәкилләре яшәгән илебездә һәркемнең үз моңы, үз җәүһәре бар. «Казансу» һәм «Тумар» ансамбльләре үзләренең чыгышлары аша нәкъ менә шул рухи байлыкны күрсәтергә телиләр.
Концерт 8 сентябрьдә, 18:00 сәгатьтә башлана.
Казан, М. Худяков урамы, 11.
Нет комментариев