100 елдан артык тарихы булган Бахтаның Петр һәм Павел чиркәве
Марафон кысаларында Нина Никтина Чистай районының Бахта авылындагы чиркәү белән таныштырды.
Минем җырак әбиемнең авылында, Бахтада, 1912-1917 елда агачтан төзелгән Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәүе бар. Ул 1930-97 елларда амбар — келәт булып торган. «Нинди генә роль үтәсә дә, ябылу елларында чиркәүне халык саклап тотты», – дип әйтә авыл халы.
Амбар булып торган елларда да монда ашлыкның иң яхшысын, корысын гына салганнар. Орлык үзе дә бозылмаган, күгәрмәгән, яңа гына кырдан җыйган кебек, шалтырап торган.
2013 елда чиркәүнең 100 еллыгы билгеләп үтелде. Бахталар тырышлыгы белән чиркәү әле бүген дә авылларының йөзек кашы булып тора. Анда келәүләр дә уза.
«Үзебезнең өйдә дә тәре алды бар. Анда иконалар, шәмнәр, олы көн йомыркалары тора. Иман княгяләрем дә бар, вакыт булганда керәшенчә псалтырь укыйм. Якыннарның үлгән көннәрен онытмыйбыз, өйдә шәм яндырабыз, хәер өләшәбез, чиркәүгә родительская суббота көннәрендә укырга бирәбез», – дип яза Нина Никитина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев