Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

ОСАГОсыз йөргән өчен җәза артамы?

Автомобиль хуҗаларын ОСАГО полисы сатып алырга мәҗбүр итүнең иң гади ысулы – полиссыз йөргән өчен штрафны арттыру

Бу хакта РФ Үзәк банкының иминият базары департаменты директоры Филипп Габуния әйтте дип яза “Известия”.
Түрә әйтүенчә, кулланучы өчен бу иң гади ысул.
“Ә калганнары шактый кырыс яңгырый: машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм башкалар. Миңа калса бу артык”, - диде Габуния.
Октябрьдә Дәүләт Думасы депутатлары ОСАГОдан башка йөргән өчен штрафларны җиде тапкырга арттырырга тәкъдим иттеләр. Финанс базары буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Алексей Изотов штрафны (хәзер ул 800 сум) страховканың уртача бәясе белән тигезләргә кирәк дип саный. Бүген ул 5,4 мең сум тора.

Чыганак: Интертат

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев