Казанда гыйнвар башыннан җәмәгать транспортында билет бәясе 30 сум торачак
Бу бәя 1нче гыйнвардан кертелә. Автобуста, троллейбуста һәм трамвайда йөрү билеты 30 сум булачак. Транспорт карта белән түләгәндә юл йөрү бәясе 25 сумнан 27 сумга артачак. 100 тапкыр йөрү өчен юл билеты 20 сум тәшкил итәчәк (бүген 18 сум). Бу бәяләр метрога кагылмый. Анда йөрү бәясе шул ук кала.
Нет комментариев