Казанда дөнья лидерлары катнашында БРИКС саммиты бара - фото, видео
22-24 октябрьдә БРИКС илләре җитәкчеләре Казанга эшлекле сөйләшүгә җыелды.
Анда 36 илнең югары лидерлары һәм рәсми делегатлар катнаша. Аларны аэропортта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы ала. Сүз уңаеннан, БРИКС саммитына килгән кунаклар өчен гомуми авырлыгы 130 кг булган 65 порция чәк-чәк әзерләнгән. "Туган авылым"да исә кунаклар өчен чәк-чәк пешерү буенча мастер-класс та оештырылган.
Кытай лидеры Си Цзиньпин Татарстанның БРИКС саммитына әзерлеген бәяләде:
«Сезнең республикага килүемне күптән көттем. Очрашу өчен рәхмәт. Казанда саммитны әзерләү буенча бик яхшы эш башкарылган», — дип мөрәҗәгать итте Кытай лидеры Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка.
Рәис аны Казан халыкара аэропортында каршы алды. «Тырышабыз!» — дип җавап бирде Миңнеханов.
Аннары Кытай Халык Республикасы Рәисенә чәк-чәк һәм ипи белән тоздан авыз итәргә тәкъдим иттеләр. Си Цзиньпин Кытайның үзендә дә чәк-чәк бар, дип белдерде.
Карендәшләр, безнең күз алдында дөнья тарихы языла! Зур горурлык хисләре кичерәбез Татарстаныбыз, илебез - Россия өчен!
Саммит дүртенче мәртәбә инде Россия рәислегендә уза. Бу юлы ул “Гадел глобаль үсеш һәм иминлек өчен күпкырлылыкны ныгыту” девизы астында бара.
Саммитта (бу сүз дөньядагы дәүләтләр җитәкчеләренең халыкара эшлекле очрашу-сөйләшүләрен аңлата) үзара тигезлек, ихтирам һәм гаделеккә корылган яңа финанс һәм сәяси система оештыру мәсьәләсе тикшерелде. Россия Президенты Владимир Путинның БРИКС илләре җитәкчеләре белән аерым очрашудан тыш, Төркия Президенты Реджеп Тайип Эрдоган, Палестина председателе Махмуд Аббас һәм ООНның генераль секретаре Антониа Гутерриш белән ике яклы сөйләшүләр алып баруы да икътисади яктан отышлы булыр.
БРИКС – Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасын берләштергән халыкара оешма (БРИКС аббревиатурасы шул илләр атамаларының беренче хәрефләреннән ясалган). Ул 2006 елда оештырыла. Быел БРИКСка тагын Иран, Эфиопия, Египет, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны кушылды. БРИКС илләренең гомуми эчке тулаем җыемы (ВВП) 60 триллион доллардан артып китә. Дөнья күләмендә товар экспортының 25 проценты БРИКС илләренә туры килә. Өч көнлек саммит “Казань Экспо”, Казан ратушасында һәм Кремльдә уздырыла.
22 октябрьдә делегацияләрне каршы алу тантанасы булды, бу көнне аларны Казан ратушасына, рәсми булмаган төшке ашка җыйдылар. 22-23 октябрьдә БРИКС членнары булган илләрнең утырышы узды. 23-24 октябрьдә БРИКСның ябык һәм киңәйтелгән утырышлары; “БРИКС плюс/аутрич” форматындагы утырышлар уза. Аның төп темасы – “БРИКС һәм глобаль көньяк: бергәләп тынычлык булдыру”. Саммитның соңгы көнендә – пленар утырышка һәм матбугат конференциясенә җыелачаклар.
Бу зур вакыйганы дөньяның 60ка якын иленнән җыелган 2 меңләп артык журналист карап-күзәтеп, халыкка җиткерде. Саммит барышында үзара хезмәттәшлек буенча партнер илләрнең кандидатулары да карала. Өч көнлек зур сөйләшү-киңәшләшүләр нәтиҗәсе буларак, БРИКС илләренең декларациясе кабул ителәчәк.
БРИКС илләре рәсми җитәкчеләренең бу, уналтынчы саммиты Казанда узуы Татарстан һәм, гомумән, илебез өчен дә шатлык. Ә иң мөһиме, “дөнья жандармы”ның җир йөзендә өстенлек итүенә чик куелып, сәясәттә һәм икътисадта гадел тигезлек урнаштырыласына күңелдә өмет уянды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев