Юка пешереп ашаганыгыз бармы?
Төрледән-төрле ни төрле

Юка пешереп ашаганыгыз бармы?

Камыр басар алдыннан сөтне бераз җылытырга кирәк

1 литр сөт
7 йомырка
250гр. сыек май
тәменчә тоз белән шикәр комы
100гр. чүпрә
он
Йомшак итеп камыр басабыз. Берәр сәгать камырның күпергәнен көтәбез.
Камыр әзер булгач, 13-14 кисәккә бүләбез һәм һәрберсен 3-4см. калынлыкта түгәрәкләп җәябез.
Табаны майлап, духовкада яки мичтә пешерәбез.
Барысын да яртылаш алып пешереп тә була: ярты литр сөт, 4 йомырка һәм шулай дәвам итә..
Камыр басар алдыннан сөтне бераз җылытырга кирәк. Алай тагын да уңа.
Юкаларны газ өстендә табада пешерергә кирәк. Сыек май урынына сары майда кыздырсагыз аеруча тәмле була.

 

Чыганак

Фото:https://www.instagram.com/p/CWYok-7NW55/


Нет комментариев